
Иске Бүздәк авыл мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең искиткеч иҗади программалары белән килеп, һәркайсыбызның күңелен яуладылар.
Иске Бүздәк клубының мәдәни чаралар оештыручысы җитәкчелегендә әзерләнгән бу концерт югары дәрәҗәдә үтте. Моңлы җырлар, дәртле биюләр һәм күңелле юмор — барысы да бер сулышта каралды. Залда бер генә битараф кеше дә калмады, тамашачылар артистларны кайнар алкышлар белән каршы алды.
Түреш халкы исеменнән Иске Бүздәк үзешчәннәренә һәм аларның җитәкчесенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез безгә чын мәгънәсендә рухи ял, күтәренке кәеф бүләк иттегез! Иҗади илһамыгыз сүнмәсен, юлларыгыз һәрчак ачык булсын! Тагын да очрашырга язсын!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7