
- 02:31
- 00:23
- 00:24
- 02:51
- 00:15
- 00:10
- 00:09
- 00:08
- 00:10
- 01:00
Фильтр
Закреплено
Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына
Ветераннарыбызга мәңгелек дан!Әти вәсияте
Түземлекләр бетеп китә кайчак,
Сабырлыгым ала сыналып.
Шул чакларда бар да яхшы димен,
Эчтән генә тирән тын алып.
Бар да үтәр, бар да яхшы булыр,
Сабырлыгым җуйма, йөрәгем .
Син борчылып кына бер ни үзгәрми бит
Ходай белер ничек кирәген.
Ярдәм бирер бары ходаем!
Еллар үтү белән әти ,әни турында хәтирәләр һич тә онытылмый, киресенчә яңара гына икән, һәм алар сөйләгән һәрбер сүз күңелдә мәңгегә уелып кала, сагындыра...
Әтием белән әнием үзебезнең Бүздәк районы Түреш авылында туып үсеп,шунда белем алалар. Авылда яшәп, дөнья корып, дүрт бала устереп, кызганычка каршы кече кызлары ике айлык булганд
1 апрель
Март язны каршыласа, Апрель аны хуҗа итә. Бу ай — табигатьнең иң эчтәлекле, җанлы һәм өметле вакыты. Көннәр озая, кояш җылысы җирне уята, ә һавада яңарыш исе аңкый. Апрель ишегебезне какканда, ул үзе белән берьюлы берничә күңелле вакыйганы да алып килә.Бүген — Халыкара кошлар көне. Апрельнең беренче көннәрендә туган якларына кошлар кайта башлый. Бу — табигатьнең иң зур тантанасы. Меңләгән чакрымнар үтеп, ояларына кайткан кошлар безгә ныклык һәм үз тамырларыңа тугрылык турында сөйли. Аларның сайравы — апрельнең моңы, яшәү дәрте.
Елмаю — Күңелләрне эретүче көч. Апрель башында билгеләп үтелүче Көлке көне дә очраклы түгел. Язгы кояш белән бергә күңелләрдә дә нур арта. Шаяру һәм көлү
30 март — Җирне яклау көне!
Бу бәйрәм һәркемне табигатьне саклау хакына кечкенә генә булса да игелекле эш башкарырга, шулай ук тирә-ягыбыздагыларга табигать байлыкларын саклауның һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итәргә өнди. Чүпне, җирдән алып, чүп савытына ташлау, үз кухняңда пластик һәм органик калдыкларны аерып җыю, якын тирәгә автомобильгә утырып бармыйча, җәяү барып килү кебек теләсә нинди вак-төяк тә планетабызның гомерен озайтуга өлеш кертә ала. Чөнки Җир бит – безнең уртак йортыбыз, аны чистарак һәм яхшырак итү үзебез өчен кирәк.Экология — ул читтәге ниндидер фән генә түгел, ул безнең көндәлек тормышыбыз, сулаган һавабыз һәм эчкән суыбыз.
Нәүрүз бәйрәме белән
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне чын күңелдән Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз!Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме дә килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган, тынычлыкка, матурлыкка өндәүче игелек һәм дуслык бәйрәме. Бу көн — табигатьнең уянуы, яктылыкның җиңүе һәм яңа башлангычлар символы. Сезнең һәрберегезгә язгы кояш нурларыдай якты кәеф, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Левая колонка
О группе
с Тюрюш.Буздякский район. РБ.
- 452727 с.Тюрюш,Буздякский район,РБ., с. Тюрюшево (Буздякский район)
Показать еще
Скрыть информацию