Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына
Ветераннарыбызга мәңгелек дан!
Әти вәсияте
Түземлекләр бетеп китә кайчак,
Сабырлыгым ала сыналып.
Шул чакларда бар да яхшы димен,
Эчтән генә тирән тын алып.
Бар да үтәр, бар да яхшы булыр,
Сабырлыгым җуйма, йөрәгем .
Син борчылып кына бер ни үзгәрми бит
Ходай белер ничек кирәген.
Ярдәм бирер бары ходаем!
Еллар үтү белән әти ,әни турында хәтирәләр һич тә онытылмый, киресенчә яңара гына икән, һәм алар сөйләгән һәрбер сүз күңелдә мәңгегә уелып кала, сагындыра...
Әтием белән әнием үзебезнең Бүздәк районы Түреш авылында туып үсеп,шунда белем алалар. Авылда яшәп, дөнья корып, дүрт бала устереп, кызганычка каршы кече кызлары ике айлык булганда үлеп китә, авыр сугыш елларын, сугыштан соңгы елларда колхозда эшләп , бик җиңел булмаган олы тормыш юлы үтәләр.
Фаттах белән Вәсбикамал гаиләсендә өч бала туа. Иң олысы минем этием , Фаттахов Исмагил Фаттах улы 1907 елның 15 нче декабрендә дөнъяга килә, 1915 елда Разия исемле сеңлесе,1918 елда Сөләймән исемле энесе туа. Ул вакытта аерым хуҗалыклар белән көн күрәләр. Әтием кечкенәдән әтисенә булышып үсә. Тик кызганычка каршы бик иртә ятим кала. Барлык тормыш авырлыклары аның иңнәренә төшә. Утызынчы елларда ул колхоз хәрәкәтен оештыручылар рәтендә актив катнаша. 1940 нчы елны, әнием Гайсина Зәйтүнә белән тормыш корып, якты киләчәккә олы өмет белән яши башлыйлар. 1941 елда кызлары туа. Тик бәхетле көннәре озакка бармый.
Көтмәгәндә, 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсендә немец – фашист гаскәрләре тыныч күгебезне бозып, безнең илебезгә басып керәләр. Чик буендагы шәһәр, авыллар бомбага тотыла, җимерелә, яндырыла. Шулай Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул 1945 нче елның 9 нчы маена кадәр дәвам итә. Бу дәһшәтле сугышта безнең илебез җиңеп чыга. Быел бу Бөек җиңүгә 80 ел. Сугыш җиле һәрбер гаиләнең ишеген кага һәм тарихта үзенең мәңге онытылмас кайгы - хатирәләрен калдыра. Безнең гаиләне дә урап узмый. Әтием, эниемне, ун гына көнлек кызын калдырап, сугышка китә. Тормыш йөге эниемә кала.
Әнием ,Фаттахова(Гайсина) Зәйтүнә Габдулхак кызы 1918 елның 15 мартында дөньяга килә. Өч яше тулганда ятим кала. Әнисе белән икенче авылга күчергә мәҗбүр була. Авылда картәтиләрендә ике абыйсы кала. Әнигә 13 яшь булганда алар кире Түреш авылына, өйләренә кайталар. Йорт-куралары җимерелеп беткән була. Аны тергезергә бик күп көч салырга туры килә аларга. Абыйлары,әнисе колхозда эшли. Әни,1936 нчы елда Бакалы авылында тракторист-комбайнёр курсларын тамамлап, механизатор һөнәрен үзләштерә. Яшь кызны колхозга рәис урынбасары итеп билгелиләр. Шулай тормышлары җайга салынып кына килгәндә, әниемнең олы абыйсы Халимулла авырып, кинәт вафат була. Икенче абыйсы Хакимулла сугышта һаләк була. Әтием сугышка киткәч , әнием картәнине үзләренә яшәргә алып килә. Әнием сугыш башлангач Күзәй МТСында комбайнёр, тракторист, учётчик эшләрен башкара. Ул заманнарда ягарга утын, ашарга икмәк тә булмый. Урманнан чыбык-чабык җыерга да рөхсәт итмиләр. Урманчы да бит яман кеше була, балталарын, чаналарын алып кала. Әни сөйли иде: " Урманчы өйгә этен ияртеп керә, мин коймак пешергәнмен, үзенә дә ала,этенә дә бирә, өйдәге хатынына да ала". Ә бит аларның үзләренә дә ашарга булмаган чаклары була. Ярый әле әнием бик тә тырыш кеше була. Сугыш чорында икешәр ындыр бәрәңге үстерә, сыер асырый. Ул елларның авырлыгын без генә сөйләп бетерә торган түгел ,күргәннәргә ходай ничек ярдәмен биргәндер.
Әтием Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнаша . Ул 59-нчы Гвардия кавалерия полкында, 17-нче гвардия кавалерия дивизиясе составында сугыш юлын үтә. Полтава, Польша аша узып,1945 елда ул Эльба елгасындагы Торгау шәһәре янында союздашлар белән очраша. Союздаш гаскәрләр җыелышы нәтиҗәсендә Германия кораллы көчләренең калдыклары ике өлешкә - төньяк һәм көньякка бүленә, ике атна узгач, Европадагы сугыш, фашист Германиясенең шартсыз бирелүе белән тамамлана . Әтием Җиңү көнен Берлин шәһәрендә каршылый. Ул анда якташын Вәли Җәмилевне очрата. Вәли абый Түреш авылында туып үсә. Сугышта пекарь булып хезмәт итә, сугышчыларга икмәк пешерә. Алар гомерләре буена бу дуслыкны югалтмый, без берсен Җиңү көне белән котлашып, кунакка йөрешәләр.
Әтием Бөек Ватан сугышында катнашканы өчен бик күп медальләр, шул исәптән "Батырлык өчен"медале һәм орденнар белән бүләкләнә. Туган ягына 1946 нчы елда кайта. Тик ул кайтканны әнисе генә күрә алмый, 1944 нче елны вафат була, шул ук елны энесе Сөләймән дә сугыштан бик каты яраланып кайта, үлем белән көрәшә. Аны әнием белән әтинең сеңлесе Разия тәрбияләп аякка бастыра, сугышка кабат алмыйлар, Күзәй МТСына эшкә китә. Сөләймән абый сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бик күп медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә, лейтенант званиясе белән кайта.
Сугыштан соңгы еллар да җинелләрдән булмый, тик шулай да тыныч тормыш башлана. Әтием авыл хуҗалыгын торгызуга зур көч куеп, тырышып колхозда эшли башлый. Әнием белән тормыш йөген икәү тарталар. 1946 елда икенче,1954 елда өченче кызлары дөньяга килә . Уллары 1960нчы елны туа.
Әтием тырыш, максатчан, уңган кеше иде, матурлыкны күрә белде. Без үскәндә һәтерлим, әтием Сергеевка авылына барып сепаратор алып кайтты. Ул вакытта сепаратор бар кешедә дә юк. Бөтен урам безгә киләләр сөтләрен күтәреп. 1962 нче елда яңа йорт салдылар, түбәсен ябырга калай булмагач, чәчкәле поднослар белән яптылар, күрсәгез иде аның матурлыгын! Өй җыһазларын да авылда иң беренчеләрдән булдырырга тырышты . Кышларын әтием безгә "Сәяхәтче Синдбад" әкиятен сөйли сөйли пималар төпли, әнием кешеләргә күлмәк тегә иде. Җәен ихата тутырып мал-туар,кош-корт асрадылар, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерделәр. Кулларыннан килмәгән һөнәрләре юк , барлык эшләрне җиренә җиткереп, яратып эшләделәр. Әнием белән икәү гел кинәшләшеп яшәделәр. Әтием авыр сугыш еллары үтсә дә, аның күнеле бик йомшак, сабыр холыклы булды, җырлар яратты.
Ул тормышка аек карый торган кеше булды. "Бу дөньяда һәркем уз вакыты белән килә һәм китә"-ди торган иде. "Дөньяда игелекле эшләр эшләргә ашыгырга кирәк, әдәпле балаларым калса мин бик бәхетле булыр идем"- диде. Әйткәне туры килде дип уйлыйм. Балалары тәртипле, тәүфиклы, игелекле кешеләр булып үстеләр. Һәркем үз юлын тапты бу тормышта. Улы Өлфәт, оныгы Фидан авылда иң абруйлы кешеләрнең берсе дисәм дә, Түреш халкы каршы килмәс дип уйлыйм. Алар Түреш авылында оештырган барлык чараларга да матди ярдәм күрсәтәләр, социаль проектларны тормышка ашыруда актив катнашалар. Эх, әтием белән әнием күрсәләр, ничек горурланырлар иде! Юк шул! Аларның вафатына бик күп еллар үтте. Узәкләрне өзеп ,йөрәкләрне әрнетеп, төшләргә генә керәләр.
Әтием аеруча чыршылар ярата иде. Узенең бакчасына чыршылар утыртты. " Чыршы астына өстәл куеп, бергә җыелышып, туганнар белән чәйләр эчеп, мине дә искә алырсыз"- ди торган иде. Ул чырчылар әле дә, Төмән урамына ямь биреп, горләп үсәләр. Васияте дә шул булды: " Минем каберемә чыршылар утыртырсыз"-диде. Әтием, 1986 елның 9 декабрьендә, безне мәңгелеккә ташлап китте бу якты дөньялардан.
Әтинең васиятен үтәдек, әнием белән барып , дурт баласыннан дүрт чыршы утырттык. "Рәхмәт сезгә балалар, әтиегезнең рухын сөендереп, васиятен үтәдек, хәзер алынып үссеннәр генә инде"- диде. Ничә еллар без бу чыршыларны кәдерләп үстердек. Әтиемнең кабере зиратның бер читендә урнашкан, шунлактан ул чыршылар безгә күренеп торды. Кайда барсак та алар безне озатып калган сымак,безнең күнелләргә тынычлык бирә иделәр. Капка төбенә чыксак күренеп тордылар. Бөек Ватан сугышын үткән горур солдатка, алар һәйкәл булды. Әтиемнең җаны, тәне уралып үскән,безнең өчен изге булган бу чыршылар тирә якка нур чәчеп тордылар.
Үткән елның көз аенда зиратны чистартырга булдылар, бу саваплы, кирәк эш. Чөнки ул безнең мәңгелек йортыбыз. Аны чуп-чарлардан, тирә якка үрчегән куаклардан, ауып барган картайган агачлардан тазарту кирәк. Миннегол Гиззатуллина бу эшләргә кешеләрдән акча җыя башлады. Зират чистартуны оештырып җитәкләргә булды. Авыл кешеләре дә, авылдан читтә яшәгәннәр дә берсүзсез ярдәм кулы суздылар, аларга зур рәхмәт! Зиратны урам ягыннан чистарта башладылар, тик нигәдер төп-төз агачлар бер бер артлы аудылар. Алгы якта тик өч чыршы гына басып калды. Йөрәк сизгәндәй, Миннегол Гиззатуллинага "Берүк әтинең каберен таптап, изге чыршыларын кисә күрмәгез"- дип сорадык. Шалтыратып та ,әйтеп тә, язып та куйгач , кисмәсләр дип уйладык, фашистлар түгел бит, шушы авыл кешеләре. Кызганычка каршы утенечебезне тыңламыйча, Бөек Ватан сугышы ветеранының каберен таптап, изге чыршыларын кистереп алган бу кеше. Нигә алай эшләгәнен, әле дә эйтә алмый. Йөрәккә канлы хәнҗәр казагандай булды. Бар гәләм яшеллеккә ымтылганда, Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына арнап тирә як авылларда, район үзәгендә агач утыртканда, 200-300 ел яши торган чыршыларны кисүне мин башыма сыйдыралмыйм. Зират агачларын кисеп акча ясау булды бу чын дөресен генә әйткәндә... Өзаттылар төяп утынын да, бүрәнәсен дә...Ул зираттан әзерләгән утынныр, ул бүрәнәләр алган кешегә бәхет китердеме икән?
Җинүнең 80 еллыгына, безнең, сезнең азатлык өчен гомерләрен аямыйча сугышкан каһарман ветеранның каберендә, бүгенге көндә дүрт чыршы төбе генә утыра, аларын ни эшләтерләр,эйтәлмим. Һәйкәл булып торган изге чыршылары юк. Бик кызганыч бу хәл безнең өчен, ветеран каберен мыскыллау вандаллык бит бу, җинәятчелек, гафу итә торган эш түгел. Киләчәк буынга бу нинди үрнәк? Каберлекләр өстеннән зур техника йөри. Зиратта авыр тормышта гомер итеп, сугыш афәтләрен күргән буын да җирләнгән бит. Авыл уртасында урнашкан зиратның "мораль яклау" зонасы да булырга тиештер бит, чөнки кешеләр яшәгән йортларга бик якын урнашкан бу зират. Тик ул зонаны юкка чыгардылар. Авыл тарихында бу зират агачларын кисеп утын, бүрәнә эзерләү, бер олы кара тап булып язылып калачак. Чөнки мондый хәл Бөек Ватан сугышы чорында да булмаган,безнең әби бабайлар зираттан бер ботак та сындырып алмаган.
Үткәнеңә төкерсәң киләчәгең булмый!
Балалары .
Комментарии 3