
Фәрит абый күп еллар заготконконторада тиреләр җитештерүче булып эшләгән. Саимә апа белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта кызы Рашидә тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Өч оныгы, биш оныкчыгының яраткан дәү әтисе ул.
Фәрит абыйны олуг гомер бәйрәме белән районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдүс Саттаров котлады. Юбилярга саулык, матур картлык һәм озын гомер теләде.
Без дә җылы теләкләргә кушылабыз.💚


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев