Җыр-моңга гашыйк Резидә һәм Фирдүс Тямаевлар гаиләсендә үсеп килүче кечкенә кызчык – Мәрьямгә ике яшь тулган. Уллары Кәрим һәм Раян белән Фирдүс Тямаевның язылучылары күптән таныш. Ә менә Мәрьямне җырчы күрсәтмәде диярлек. Бу юлы Фирдүс искәрмә ясарга булган.
«Фото-видеосын бер дә куйган юк. «Тьфу» дип карагыз. Бүген кызым Мәрьямнең туган көне», – дип язып, җырчы сабый белән матур видео урнаштырды.
#татарэстрадасы