22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне Бу дата безнең ил тарихының зур бер өлеше. Авылыбызның иң изге урыннары: мәчет, зират һәм Җиңү паркы нәкъ менә Ленин исемен йөртүче урамда урнашкан. Парктагы Ленин бюсты — ул бабаларыбызның намуслы хезмәт елларын һәм шул чор рухын искә төшереп торучы тарихи истәлек. Бу көнне элек-электән «Ленин өмәләре» үткәрү традициясе яши. Быел да авылдашларыбыз бу матур гадәтне дәвам итте. Мәктәп коллективы һәм укучылар Җиңү паркы территориясен чистартты, ә халык бергәләп зиратны тәртипкә китерде. Тарихыбызны онытмыйча, авылыбызның йөзе булган урамыбызны чиста һәм матур саклыйк. Күмәк хезмәттә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
    0 комментариев
    5 классов
    22 апрель - Харыкара җир көне буларак билгеләп үтелә. Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү; җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булдыруга басым ясау, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән үткәрелә бу бәйрәм.  Бу көнне дөньяның төрле илләрендә агачлар утырталар, чүп-чар җыештыралар һәм табигатьне саклау турында лекцияләр үткәрәләр. Бу бәйрәм көнендә без үзебез яшәгән җирнең никадәр бай һәм матур булуы турында уйланырга тиешбез. Безнең авылның табигате — Ходай биргән зур бүләк. Көзгедәй тыныч буабыз, чылтырап аккан елгабыз, тауларыбыз, җиләкле урманнарыбыз һәм көмеш кебек челтерәп аккан чишмәбез — болар барысы да безнең горурлыгыбыз, безгә көч бирүче изге җиребез. Бу гүзәллекне күрә белү генә аз, аны саклау һәрберебезнең бурычы. Соңгы вакытта урман читләрендә стихияле чүплекләр барлыкка килүе бик кызганыч. Елга буйларына чүп түгүчеләр дә күп. Туган җиребезне чүплеккә әйләндермик, табигатьне рәнҗетмик. Авылда, һәр урамда, чүп контейнерлары бар, чүпне кая җитте шунда ташламыйча, шул контейнерларга илтеп салу һәркемнең намус эше булырга тиеш. Балаларны да кечкенәдән шуңа өйрәтик. Табигатьне ярату һәм чисталыкны саклау гаиләдән башлана. Әйдәгез, туган җиребезне чүпләмичә, аны чиста һәм матур итеп саклыйк. Бу матурлык бездән соң киләчәк буыннарга да калсын. Авылыбызның чисталыгы — безнең кулларда.
    0 комментариев
    11 классов
    21 апрель — Җирле үзидарә көне Хөрмәтле Рима Раисовна, җирле үзидарә хезмәткәрләре, актив депутатларыбыз һәм авыл активистлары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авылыбызның иминлеге һәм киләчәге барыбызның бердәмлегеннән, үзара ярдәмләшеп яшәвеннән тора. Бу катлаулы вакытта бердәм булып калу, бер-беребезгә терәк булу аеруча мөһим. Авыл тормышын яхшыртуга өлеш кертүче, битараф булмаган һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, какшамас ихтыяр көче һәм сабырлык телибез. Күкләребез һәрвакыт аяз, көннәребез тыныч булсын, илләребезгә тизрәк тынычлык килсен. Гаиләләрегездә иминлек, җан тынычлыгы һәм якты өметләр юлдаш булсын! Бәйрәм белән!
    0 комментариев
    18 классов
    Кара йөрәк. (хикәя) Авылның зираты нәкъ урам уртасында, кешеләр яшәгән йортлар белән янәшә урнашкан. Ул авылга ниндидер бер тылсымлы ямь, үзенчәлекле тынычлык биреп торды. Борынгы наратларның, озын буйлы чыршыларның яшел башлары күккә ашып, тирә-якка саф һава өрде. Күрше-тирәдә яшәүчеләр өчен бу агачлар җанга тынычлык, яшәүгә өмет бирүче яшел дөнья иде. Кыш көне исә биек агачлар урамны салкын бураннардан саклады.Бу мәһабәт агачларның тагын бер зур хикмәте бар — алар зиратны урам кешеләреннән каплап, үлем дөньясын тереләр күзеннән яшереп торды. Күрше-тирә йортларда яшәүчеләргә һәр көнне каберлеккә карап яшәү авыр бит. Ә яшел агачлар — шул ике дөнья арасындагы җан тынычлыгы бирүче пәрдә иде. Зиратның бу гүзәллеге үлем урыны булып түгел, ә авылның табигый бер җәүһәре, тынлык һәм мәңгелек утравы булып сакланды. Мәрхүмнәр өчен бу агачлар — тынлык сакчылары һәм тынгысыз дөньяның җанлы догалары. Һәрбер яфракның җилдә кыштырдавы, ботакларның тибрәлүе бакыйлыкка күчкәннәр рухына укылган мөкатдәс дога булып яңгырый. Динебездә дә зираттагы һәр яшел үсенте Аллаһны зекер итә һәм мәрхүмнәрнең хәлен җиңеләйтә, дип язылган. Көз быел авылга аеруча шомлы килде. Бертуктаусыз яуган яңгыр җанга үтеп керә, җирне кара сазлыкка әйләндерә. Бу яңгыр түгел, ә табигатьнең үксеп елавы иде. Кар катыш тамчылар зираттагы горур чыршыларның ботакларына ябыша, аларны авырайта, ә җил иссә, агачлар сыкрап тетрәнә иде. Салкын җилләр зираттагы мәһабәт агачларның яфракларын йолкып, авыл урамына таратты. Көзге салкын җилләр белән бергә авылга Гөллебикәнең кара уйлары да килде. Мәчеттән чыкканда, Гөллебикә карчык зират ягына карап йөзен чытты. Авыл мәчете ишеге төбендә басып торган бу кортканың сүзләре балдан татлырак иде. Ул, ак яулыгын төзәтеп, күзләрен мөлдерәтеп: «Җәмәгать, зират — безнең соңгы йортыбыз. Аны агач басты, пычырак, урын калмады, тазартарга кирәк, акча җыябыз!-диде. Халык, мәчеткә йөргән кешегә ышанып;"Мәңгелек йорт бит, савап булыр, тазартырбыз", — дип тиенен дә кызганмады. Акча җыелгач, Гөллебикә зур техника яллады. Көз аеның бер салкын таңында зиратка мәхшәр җенедәй зур техника, тракторлар килеп керде. Авыр тәгәрмәчләр астында зиратны уратып алган коймалар чытырдап сынды, кыйшайды, җимерелеп төште. Гөллебикә артыннан авыл халкы иярде, мәчеткә йөргән ирләр, савап җыябыз дип, кулына үткен балта һәм пычкы алдылар. Тракторлар каберләр өстенә ыргылгач, зират сыкрый башлады. Агачлар, соңгы тапкыр бер-берсенә сыенып, җилдән түгел, ә якынлашып килгән вәхшилектән тетрәнеп шаулый иде. Табигать үзе үк авылны кисәткәндәй, күкне караңгылыкка төрде. Бу тынлык — зур давыл алдыннан була торган куркыныч тынлык иде. Дистәләгән еллар зиратны саклап торган яшел наратлар, горур чыршылар, каеннар, имәннәр берәм-берәм гөрселдәп җиргә аудылар. Авылның һәр почмагыннан күренеп торган, күккә ашкан истәлекләр балта астында җан бирделәр. Авыл өстенә пычкы һәм агач ярылган тавыш капланды. Бу хәлләрне күреп халык айнып киткәндәй булды. — Рәттән кырмагыз! Тере агачларга тимәгез! — диде берсе. — Кабердәге агачлар кемгә комачаулый? Аларга тотынмагыз! Алар бит мәрхүмнәр белән бергә тамырланган, аларның сулышы булып үсеп утыра! Кабер өстенә кабер куймыйлар бит!—дип кушылды икенчесе. — Яшь үрчекне тазартык, куркыныч янаган, ауган агачларны кисик, бабалар истәлеге булып торган бу горур чыршыларга, наратларга тимик! Гөнаһыннан куркыгыз! Сез бит мәчеткә йөргән кешеләр!—диде бер аңлырагы. Кемдер хәтта: — Бер агачны киссәгез, урынына йөз чаган үрчеп чыгачак, зиратны чәнечке басачак! — дип кисәтте. Гөллебикә, кара йөрәген тагын да катырап, ишетмәмешкә салышып:" Агачлар пычырак, тазартабыз."-дип мыңгыранды. Ләкин иң зур пычраклык аның үз күңелендә иде. Балта тоткан ирләр арасына кереп, кулларын селтәп, тракторларга юл күрсәтеп йөргәндә, ул үзен каберләр патшасы итеп тойды. Аның күзләрендә иман нуры түгел, ә ниндидер салкын исәп-хисап чагыла иде. Иң куркынычы— Бөек Ватан сугышы ветераннарының кабере янында булды. Кабер эчендә үскән бу мәһабәт чыршыларны кайчандыр батырларның балалары, үз куллары белән, әтиләренең рухына мәңгелек истәлек итеп утырткан иде. Чыршылар ветераннарның батырлыгын, ныклыгын һәм үлемсезлеген символлаштырып тордылар. Дистәләгән еллар буе бу агачлар, күккә ашып, авылның һәр почмагынан күренеп торды — алар зиратның гына түгел, авылның күрке булды. Бу "тазарту" башланганчы ук, күңелләре ниндидер афәтне алдан сизгәндәй, ветераннарның балалары Гөллебикәгә шалтыратты. —Гөллебикә абыстай, зинһар, бабабыз каберендәге чыршыларны кисә күрмәгез! Без аларны тере һәйкәл итеп саклыйбыз, алар — безнең буыннар бәйләнеше, безнең горурлыгыбыз! Алар безнең өчен изге!— дип кисәттеләр. Язмача да хәбәрләр салдылар, агачларның һәр ботагы кадерле икәнен аңлатырга тырыштылар. Ләкин Гөллебикәнең кара йөрәге бу авазларны ишетмәде. Ул балта торткан ирләргә: „Кисегез, аударыгыз. Бу агачлар — яхшы бүрәнә! Зиратны тазартырга кирәк, пычырак!“ — дип җикерде. Әллә Гөллебикәнең куркыныч тавышыннанмы, әллә үзләренең имансызлыгыннанмы, ир-атларның берсе дә каршы чыкмады — үзләре үк бензин пычкыларын эшләтеп, яшел сакчыларны аудара башладылар. Корыч пычкы агач җанына тигәч, чыршылар, ветераннарның соңгы сулышы кебек, авыр итеп сыкрап куйды. Ул мәһабәт яшел чыршылар, кабер ташларын ватып, җиргә ауганда, авылның бер өлеше үлде. Кабер өстеннән сөйрәп алганда, җир тетрәгәндәй булды. Сугыш кырында исән калган Бөек Ватан сугышы ветераннарның истәлеген үз авылдашлары «тазарту» исеме астында юк иттеләр. Буыннар бәйләнешен өзделәр.Тарихны, үткәннәрне дә юкка чыгардылар. Инде авыл урамыннан караганда, күкне ярып торган горур агачлар күренми иде — бары тик имгәнгән агач төпләре һәм җанны тырмаган шәрә бушлык кына калды. Гөллебикә бу бүрәнәләрне зиратның бер читенә ташырга боерды, ә калган ботакларына ут төртеп яндырырга кушты. Авыл халкы курку катыш пышылдашты: 'Зират бүрәнәсе йортка җылы түгел, ә мәрхүмнәрнең рәнҗешен китерер... Ул утын мичтә янып җанны җылытмас, ә каргыш төтене булып өйне басар..." Кичкә таба зират танымаслык иде. Ул ялангач калган, яраланган сугыш кырын хәтерләтә иде. Халык җыелган акчаларның кая киткәнен дә аңламый калды. Гөллебикә «дин» дип сөйләнә-сөйләнә, теге киселгән затлы агачларны, калын наратларны төн җитү белән машиналарга төяп, билгесез якка озата башлады. Зират тазарту түгел, ә кабер өстендә утын әзерләү булып чыкты бу. Зират тирәсе элек авылның иң тыныч, иң изге почмагы иде. Аның коймалары буенда горур наратлар сакта торгандай тезелеп үсә, ә яшеллек авыл урамыннан ук күренеп, күңелгә иминлек бирде. Хәзер исә зират тирәсе сугыш кырын хәтерләтә. Тракторлар таптап изгән тирән эзләр кара сазлыкка әйләнгән, коймалар җимерелеп, бер ягы белән җиргә яткан. Зират тирәли киселгән агачларның яраксыз кәүсәләре, чүп утыннар һәм корыган ботаклар тау булып өелгән. Элеккеге мәһабәт яшеллек урынында — кансыраган агач төпләре һәм шәрә бушлык. Капка төбенә чыксаң да, тәрәзәдән карасаң да, күз алдында бары тик шул мәхшәрлек кенә тора. Авылның бу почмагыннан хәзер җылылык түгел, ә салкын рәнҗеш бөрки. Зират тирәсе Гөллебикәнең үз җаны кебек — таланган, җимерек һәм чәнечкеле чүплеккә әйләнеп калды. Зиратта каберләр өстендә трактор эзләре һәм сынган чардуганнар гына калды. Мәчеткә йөреп, намаз укып та, дин кануннарына каршы килеп, кабердәгеләрнең рухыннан курыкмыйча, кешенең мәңгелек йортыннан файда эзләүче Гөллебикәнең бу эше авылның үзәгенә үтте. Зираттан урланган һәр агач кисәге ут булып кайтыр бер көнне. Гөллебикә кортка мәчеткә кичке намазга ашыкты. Аның артыннан карап торганда, бер уй гына тынгы бирмәде: зиратны агачтан "тазарттылар", ләкин үз күңелләрен пычрактан ничек тазартырлар? Ветеран чыршылары инде юк, тик аларның елавы мәңгегә колакта калды. Кыш буе яуган калын карлар да бу вәхшилекне яшерә алмады, кар никадәр тырышмасын, кеше күңелендәге бу рәнҗүне һәм зираттагы хәрәбәлекне капларга аның да көче җитмәде. Яз җиткәч,кояш төшкән ачык урында, табигать үзенең рәнҗешен күрсәтте: киселгән һәр агач урынына йөзәрләгән чаган үрчеп чыкты. Зиратны кеше буе тигәнәкләр, үткен шайтан таяклары, чүп үләннәре үтмәслек кара урман булып басты. Гөллебикә исә, хатасын тану урынына, яңа план корды: "Үлән басты,болай гына котылып булмый, агу сибәбез!" — дип йөри башлады. Күп вакыт та үтмәде ул зират эченә агу чәчкеч асып килеп керде. Агуның да басуларга сибә торганын, иң көчлесен алган иде. Аны күршедә генә яшәүче бер карт туктатты. Ул карчыкның кулындагы савыттан аңкыган үткен, сасы истән тамагын кырып, башын чайкады: — Гөллебикә, тукта әле! Нишлисең син? Бу агу бит бик көчле күренә, — диде ул. — Зират янында торабыз бит! Бу агу һавага таралып, күрше-тирә кешеләрнең тазалыгын какшатмасмы? Балалар урамда уйный бит, аларны уйла. Маллар да зират буеннан көтүдән кайта. Яңгыр яуса, туфрак аша туп-туры без эчә торган коеларга төшәчәк бит! Башкача да көрәшеп була бит. Гөллебикә, кулындагы агу чәчкечен селки-селки, ачулы күзләре белән картка текәлде. Эчендәге явызлык йөзенә бәреп чыкты, күзләре акайды, ә тавышында салкын кырыслык яңгырады: —Курпылап чыкка агачларны, атна саен син барып утыйсыңмыни?!Башкача юл белән көрәшергә булса, әйдә син көрәшеп кара әле!— дип җикерде. Карт сүзсез калды. Гөллебикә өчен зират инде изге урын да, әрвахлар тынычлыгы да түгел, ә бары тик үзенең «дөреслеген» исбатлый торган бер сугыш кыры иде. Ул агуын чәчә-чәчә каберләр арасына кереп китте, ә аның артыннан үлем исе аңкыган сасы һава һәм кара көйгән үләннәр генә калып барды. Кинәт чыккан җил, зират рухларының ачулы сулышы кебек, агулы парны Гөллебикәнең үз йөзенә каплады. Аны тигәнәкләр арасында егылган килеш таптылар. Үлемнән калды, ләкин агу аның җанын зарарлады. Шул көннән соң Гөллебикә акылданя язды, сантыйланды. Хәзер ул көннәрен зират буенда йөри. Кулында таяк, ә күзләрендә — бушлык. Ул киселгән агач төпләрен сыйпап: «Чыршылар килә... Батырлар балта тотып килә... Алар мине кисәргә килә...» — дип пышылдый. Таягын болгап нәрсәдер куа. Авыл халкы әйтүенчә, җилле төннәрдә Гөллебикәнең тәрәзәсенә киселгән чыршы ботаклары кага, ә зираттан ачы пычкы тавышы ишетелә. Авыл халкы бу аяныч манзараны күреп уза, ләкин соң иде — Гөллебикәнең кара йөрәге авылның истәлеген дә, үзенең җанын да талаган иде. Бу көз авыл тарихына җуелмаслык кара тап булып кереп калды. Халык зиратны тазарту өчен биргән садакасының мондый талауга, мәсхәрәгә әйләнер идесен күз алдына да китермәде. Гөллебикәнең үзсүзлелеге аркасында киселгән һәр агач, һәр ветеран чыршысы авылның хәтеренә тирән җәрәхәт салды. Ә зиратта бүген чынлап та тазарту бара. Хәзер инде Гөллебикә кебек акча җыеп, зур техника яллап түгел, ә авыл халкы үз куллары белән, сак кына эшләргә тырыша. Ир-атлар чаган үсентеләрен төпләреннән кисә, хатын-кызлар шайтан таяклары белән тигәнәкләрне чаба. Кешеләр үзләренең газиз туганнарының каберләрен шул "тазартудан" калган чүп-чардан арындыралар. Хәзер зиратта агу исе дә, техника гөрселдеге дә юк — бары тик авыл кешеләренең чын күңелдән кылган догалары һәм хезмәт тавышлары гына ишетелә. Бу вәхшилекне төзәтәтергә бер гасыр да әз булачак, ләкин халык үз хатасын аңлады: изге урынны зур техника белән түгел, ә иманлы куллар белән генә саклап була..Агач кисүе тиз ул, ә аны үстерер өчен күпме көч кирәклеген шул агачны үстергән кеше генә белә. . Искәрмә:хикәядәге барлык вакыйгалар да уйлап чыгарылган,теләсә нинди охшашлыклар очраклы дип санала.
    0 комментариев
    13 классов
    12 апрель-Космонавтика көне Бүген бөтен дөнья кешелек тарихындагы иң бөек вакыйгаларның берсен — Юрий Гагаринның космоска беренче очышын билгеләп үтә. 65 ел элек, 1961 елның нәкъ менә шушы көнендә «Восток-1» корабы «Байконур»дан старт алып, 108 минут эчендә Җир шарын урап чыга. Юрий Гагаринның сүзләрен искә төшерик: "Поехали!"(Киттек!) — старт вакытындагы тарихи сүзе. "Җирне әйләнеп чыккач, мин безнең планетабызның никадәр гүзәл булуын күрдем. Кешеләр, бу матурлыкны саклыйк һәм арттырыйк, аны һич тә һәлак итмәек!"— бу сүзләрне ул очыштан соң әйткән. "Төп көч — кеше рухының көчендә." Космос технологияләре бүген безнең авыл тормышында да һәр адымда: интернет, навигация һәм һава торышын төгәл белү — болар барысы да космик тармак казанышлары. Бәйрәм белән, авылдашлар! Күкләребез һәрчак аяз, хыялларыбыз Гагаринныкы кебек биек булсын!
    0 комментариев
    3 класса
    АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗГА ЯРДАМ КИРӘК! 2 апрель Туреш авылында яшэуче Сафиуллин Финат абый белэн Люция апаларнын гаилэсенэ оло кайгы килде:кинэт чыккан янгын аркасында алар , Гомер буе жыйган молкэтлэрсез , бер киемсез, урамда торып калдылар . Кышка кадэр аларга йорт тозеп , жылылыҡ үткәреү бурычы тора. Оло ҡаза күргән ғаилә ярдамға мохтаж. Ил төкөрсә, күл була, ди халыҡ. Улар өсөн 100, 200 һум да ҙур ярдам. Эйдэгез, авылдашларыбызны ауыр хәлдә ялғыҙ ҡалдырмаеҡ, хәлебеҙдән килгәнчә ярдам итик иптэшлэр.! Ярдэмне Финат абыйларнын кызлары Фидания Финат кызынын , Альфа , СБЕР, ОЗОН картасына жибэрергэ булачак.89177698417. Р.Мусина.
    0 комментариев
    19 классов
    1 апрель Март язны каршыласа, Апрель аны хуҗа итә. Бу ай — табигатьнең иң эчтәлекле, җанлы һәм өметле вакыты. Көннәр озая, кояш җылысы җирне уята, ә һавада яңарыш исе аңкый. Апрель ишегебезне какканда, ул үзе белән берьюлы берничә күңелле вакыйганы да алып килә. Бүген — Халыкара кошлар көне. Апрельнең беренче көннәрендә туган якларына кошлар кайта башлый. Бу — табигатьнең иң зур тантанасы. Меңләгән чакрымнар үтеп, ояларына кайткан кошлар безгә ныклык һәм үз тамырларыңа тугрылык турында сөйли. Аларның сайравы — апрельнең моңы, яшәү дәрте.  Елмаю — Күңелләрне эретүче көч. Апрель башында билгеләп үтелүче Көлке көне дә очраклы түгел. Язгы кояш белән бергә күңелләрдә дә нур арта. Шаяру һәм көлү — ул кешенең җанын пакьләүче, авырлыкларны җиңеләйтүче чара. Бүген бер-беребезне шатландырыйк, күңелләрдәге бозларны җылы елмаю белән эретик. Көлке — гомерне озайта, ә апрель аны яшәү дәрте белән тулыландыра.  Апрель — Өметләр ае. Апрель безне сабыр булырга, табигатьтәге һәр үзгәрешне күрә белергә өйрәтә. Гөрләвекләр ага — димәк, үткәннәр юылып китә. Бөреләр күренә — димәк, яңа тормыш башлана. Шулай ук апрель өмәләр ае да. Бу ай сезнең һәрберегезгә кошлар сайравыдай тынычлык, язгы кояштай җылылык һәм чиксез куанычлар алып килсен!
    0 комментариев
    34 класса
    30 март — Җирне яклау көне! Бу бәйрәм һәркемне табигатьне саклау хакына кечкенә генә булса да игелекле эш башкарырга, шулай ук тирә-ягыбыздагыларга табигать байлыкларын саклауның һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итәргә өнди. Чүпне, җирдән алып, чүп савытына ташлау, үз кухняңда пластик һәм органик калдыкларны аерып җыю, якын тирәгә автомобильгә утырып бармыйча, җәяү барып килү кебек теләсә нинди вак-төяк тә планетабызның гомерен озайтуга өлеш кертә ала. Чөнки Җир бит – безнең уртак йортыбыз, аны чистарак һәм яхшырак итү үзебез өчен кирәк. Экология — ул читтәге ниндидер фән генә түгел, ул безнең көндәлек тормышыбыз, сулаган һавабыз һәм эчкән суыбыз. Авылыбызның экологик хәле һәрберебезнең кулында. Яшеллек — авылыбызның сулышы. Үсеп утырган һәр агач — ул безгә чиста һава бирүче җанлы байлык. Агач кисүе тиз ул, ә аны үстерер өчен дистә еллар кирәк! Агачларны саклыйк, яңа үсентеләр утыртып, авылыбызны яшеллеккә күмик! Су буйларын, үзебез яратып ял итә торган чишмә яннарын, буа буйларын, юл буйларын, тау башларын, урамнарны чүп-чар белән пычратмыйк, балаларга да шуны өйрәтик! Авылда чүп контейнерлары бар, батарейкалар контейнеры турында да онытмыйк. Бер генә батарейка да җирне агуламасын, аны махсус урынга илтик. "Чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә була",- шул әйтемне да онытмыйк! Бу көн — киләчәк дөнья турында уйлану өчен менә дигән сәбәп. Җиребезне, суларыбызны һәм яшел табигатебезне бергәләп саклыйк.
    0 комментариев
    8 классов
    1 комментарий
    61 класс
    Бүген Түреш авыл клубы сәхнәсендә чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Иске Бүздәк авыл мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең искиткеч иҗади программалары белән килеп, һәркайсыбызның күңелен яуладылар. Иске Бүздәк клубының мәдәни чаралар оештыручысы җитәкчелегендә әзерләнгән бу концерт югары дәрәҗәдә үтте. Моңлы җырлар, дәртле биюләр һәм күңелле юмор — барысы да бер сулышта каралды. Залда бер генә битараф кеше дә калмады, тамашачылар артистларны кайнар алкышлар белән каршы алды. Түреш халкы исеменнән Иске Бүздәк үзешчәннәренә һәм аларның җитәкчесенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез безгә чын мәгънәсендә рухи ял, күтәренке кәеф бүләк иттегез! Иҗади илһамыгыз сүнмәсен, юлларыгыз һәрчак ачык булсын! Тагын да очрашырга язсын!
    7 комментариев
    29 классов
Фильтр
Закреплено
tyuryush

Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына

Ветераннарыбызга мәңгелек дан!
Әти вәсияте
Түземлекләр бетеп китә кайчак,
Сабырлыгым ала сыналып.
Шул чакларда бар да яхшы димен,
Эчтән генә тирән тын алып.
Бар да үтәр, бар да яхшы булыр,
Сабырлыгым җуйма, йөрәгем .
Син борчылып кына бер ни үзгәрми бит
Ходай белер ничек кирәген.
Ярдәм бирер бары ходаем!
Еллар үтү белән әти ,әни турында хәтирәләр һич тә онытылмый, киресенчә яңара гына икән, һәм алар сөйләгән һәрбер сүз күңелдә мәңгегә уелып кала, сагындыра...
Әтием белән әнием үзебезнең Бүздәк районы Түреш авылында туып үсеп,шунда белем алалар. Авылда яшәп, дөнья корып, дүрт бала устереп, кызганычка каршы кече кызлары ике айлык булганд
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973839
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973583
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975986226767
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975986245455
    Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына - 975993973327
  • Класс
tyuryush

22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне

Бу дата безнең ил тарихының зур бер өлеше. Авылыбызның иң изге урыннары: мәчет, зират һәм Җиңү паркы нәкъ менә Ленин исемен йөртүче урамда урнашкан. Парктагы Ленин бюсты — ул бабаларыбызның намуслы хезмәт елларын һәм шул чор рухын искә төшереп торучы тарихи истәлек.
Бу көнне элек-электән «Ленин өмәләре» үткәрү традициясе яши. Быел да авылдашларыбыз бу матур гадәтне дәвам итте. Мәктәп коллективы һәм укучылар Җиңү паркы территориясен чистартты, ә халык бергәләп зиратны тәртипкә китерде.
Тарихыбызны онытмыйча, авылыбызның йөзе булган урамыбызны чиста һәм матур саклыйк. Күмәк хезмәттә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381354899535
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381354938959
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381354938703
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381354946127
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381361059919
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381362155087
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381362154831
  • Класс
tyuryush

22 апрель - Харыкара җир көне буларак билгеләп үтелә.

Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү; җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булдыруга басым ясау, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән үткәрелә бу бәйрәм.  Бу көнне дөньяның төрле илләрендә агачлар утырталар, чүп-чар җыештыралар һәм табигатьне саклау турында лекцияләр үткәрәләр.
Бу бәйрәм көнендә без үзебез яшәгән җирнең никадәр бай һәм матур булуы турында уйланырга тиешбез. Безнең авылның табигате — Ходай биргән зур бүләк. Көзгедәй тыныч буабыз, чылтырап аккан елгабыз, тауларыбыз, җиләкле урманнарыбыз һәм көмеш кебек челтерәп аккан чиш
  • Класс
tyuryush

21 апрель — Җирле үзидарә көне

Хөрмәтле Рима Раисовна, җирле үзидарә хезмәткәрләре, актив депутатларыбыз һәм авыл активистлары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Авылыбызның иминлеге һәм киләчәге барыбызның бердәмлегеннән, үзара ярдәмләшеп яшәвеннән тора. Бу катлаулы вакытта бердәм булып калу, бер-беребезгә терәк булу аеруча мөһим. Авыл тормышын яхшыртуга өлеш кертүче, битараф булмаган һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, какшамас ихтыяр көче һәм сабырлык телибез. Күкләребез һәрвакыт аяз, көннәребез тыныч булсын, илләребезгә тизрәк тынычлык килсен. Гаиләләрегездә иминлек, җан тынычлыгы һәм якты өметләр юлдаш булсын!
Бәйрәм белән!
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381345376591
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381337386063
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381337385807
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381337385551
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381337486415
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush

12 апрель-Космонавтика көне

Бүген бөтен дөнья кешелек тарихындагы иң бөек вакыйгаларның берсен — Юрий Гагаринның космоска беренче очышын билгеләп үтә. 65 ел элек, 1961 елның нәкъ менә шушы көнендә «Восток-1» корабы «Байконур»дан старт алып, 108 минут эчендә Җир шарын урап чыга.
Юрий Гагаринның сүзләрен искә төшерик:
"Поехали!"(Киттек!) — старт вакытындагы тарихи сүзе.
"Җирне әйләнеп чыккач, мин безнең планетабызның никадәр гүзәл булуын күрдем. Кешеләр, бу матурлыкны саклыйк һәм арттырыйк, аны һич тә һәлак итмәек!"— бу сүзләрне ул очыштан соң әйткән.
"Төп көч — кеше рухының көчендә."
Космос технологияләре бүген безнең авыл тормышында да һәр адымда: интернет, навигация һәм һава торышын төгәл б
  • Класс
tyuryush
  • Класс
tyuryush

1 апрель

Март язны каршыласа, Апрель аны хуҗа итә. Бу ай — табигатьнең иң эчтәлекле, җанлы һәм өметле вакыты. Көннәр озая, кояш җылысы җирне уята, ә һавада яңарыш исе аңкый. Апрель ишегебезне какканда, ул үзе белән берьюлы берничә күңелле вакыйганы да алып килә.
Бүген — Халыкара кошлар көне. Апрельнең беренче көннәрендә туган якларына кошлар кайта башлый. Бу — табигатьнең иң зур тантанасы. Меңләгән чакрымнар үтеп, ояларына кайткан кошлар безгә ныклык һәм үз тамырларыңа тугрылык турында сөйли. Аларның сайравы — апрельнең моңы, яшәү дәрте.
 Елмаю — Күңелләрне эретүче көч. Апрель башында билгеләп үтелүче Көлке көне дә очраклы түгел. Язгы кояш белән бергә күңелләрдә дә нур арта. Шаяру һәм көлү
  • Класс
tyuryush

30 март — Җирне яклау көне!

Бу бәйрәм һәркемне табигатьне саклау хакына кечкенә генә булса да игелекле эш башкарырга, шулай ук тирә-ягыбыздагыларга табигать байлыкларын саклауның һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итәргә өнди. Чүпне, җирдән алып, чүп савытына ташлау, үз кухняңда пластик һәм органик калдыкларны аерып җыю, якын тирәгә автомобильгә утырып бармыйча, җәяү барып килү кебек теләсә нинди вак-төяк тә планетабызның гомерен озайтуга өлеш кертә ала. Чөнки Җир бит – безнең уртак йортыбыз, аны чистарак һәм яхшырак итү үзебез өчен кирәк.
Экология — ул читтәге ниндидер фән генә түгел, ул безнең көндәлек тормышыбыз, сулаган һавабыз һәм эчкән суыбыз.
  • Класс
tyuryush
  • Класс
Показать ещё