Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Казанда ял көнне булган коточкыч юл һәлакәтендә берьюлы өч кешенең гомере өзелде. Лексус машинасын йөртүче ир-ат тизлеген сәгатенә 165 чакрымга җиткерә һәм юлны аеру өчен куелган бетон коймага килеп керә. Әлеге кадрлар таң калдыра - бәрелгәч, машина йортның икенче каты биеклегенә күтәрелә. Тикшерүчеләр авариянең сәбәпләрен ачыклау өчен мәетләргә суд-медицина экспертизасы уздыра башлады.
Рульдә - Тольятти шәһәреннән килгән танылган табиб, стоматолог Александр Беззубов булган. Тикшерүчеләр аның исән чакта - авария мизгелендә аекмы-юкмы икәнен ачыклау өчен кан анализын алды. Фаҗига урыныннан Нәфисә Минәҗева.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев