
Әллә нинди матур сүзләр әйтәсе килә... Монда язылганнары пүчтәк, мин аның үзенә генә- икәүдән икәү калганда әйткәннәрен сез белмисез...
Барыбер сизәсездер, күз алдына китереп минем аңа әйтелгән, әйтеләсе сүзләрне күз алдына китереп уйлап куйгансыздыр?
Иң беренче булып әйтелгән сүз:
⁃ Матурым , мин сине яратам !- дип башланды... Бу төнге сәг. 12:00 дә , 27 май көне туарга берничә секунд кала.. Ә, чын күңелдән әйтелгән иң матур, уйланырга мәҗбүр иткән иткән йомгаклау сүзе , тагын да озак еллар, ходай биргән гомерне тигез, бәхетле булып, балалар, оныклар бәхете күреп, таянычларын тоеп соңгы сулышыбызгача бергә яшәсәк иде... Матурымның җавабы -
⁃ Амин! Амин! Амин! Һәм әкрен генә бит очлары аша тәгәрәп төшкән шатлыклы күз яшьләре... 🤲🏽❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤🤲🏽
Зөлфүшемә...
Табигатьнең матур, кыз чагы,
Бар гүзәллек күзгә чалына...
Ел артыннан еллар үтәләр,
Чылбырдай тезелеп җай гына...
Кемдер язны көтә, кемдер җәйне,
Алтын көзен көтеп - күрәлмый.
Кемдер зур өметләр баглаган,
Ап- ак карлы кышка керәлмый .
Мин язларның көтәм килгәнен ,
Серен бүген сезгә чишимме?
Чөнки миңа язлар алып килгән,
Иң кадерле, якын кешемне.
Ходаемнан минем бәхетемә,
Җибәрелгән изге җандыр син?
Яшәвемнең тирән мәгьнәсе,
Һич яратып туймас ярдыр син?
Бу доньяның бөтен чәчәкләре,
Синең матурлыктан көнләшә.
Мин бәхетле булмас идем, әгәр
Язлар сине алып килмәсә...
Минем яшьтәге акыллы ир ,
Үз фикерен инде үзгәртми.
Милиард өстәп.бирсәләр дә,
Башка хатын миңа кирәкми!
Җ.Шакиров 27.05.2025.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 69