Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Бер карасаң, туксан гына…
Туксан бит ул — тик сан гына…
Йөрәк һаман унсигездә,
Йөрәктәме?! Тулпар анда!
Унсигез дә юктыр әле,
Чынлабрак чутлаганда.
Какой чуртым, туксан анда?!.
Туксан яшькә кадәр генә
Кешедә чәч агара, ди.
Туксаннарны узып киткәч,
Ул яңадан карала, ди.
Җанда сөю ярала, ди.
Кеше вобще яңара, ди
Туксангача яшәсәк тә,
Туксан тапкыр яшәмибез,
Бәйрәм итик гомерләрне,
Бәйрәм итик яшәүне без.
Туксан тапкыр яшәмибез.
Бер карасаң, инде туксан…
Бер карасаң, туксан гына…
Йөзгә җитү хөрмәтенә
Бер йөз грамм тотсаң була.
Йөзгә җитү хөрмәтенә.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезга гомергә. Сания аби, юбилейнгез белан чын кунелдан, тазалык, озын гомер телим.