КИРӘКЛЕ ПРОДУКТЛАР:
• 2 стакан он
• 200 г сары май
• Су яки сөт — 100 мл
• Шикәр комы — 100 г
• Тоз һәм сода — берәр чеметем
Эчлек өчен:
• Өрек (курага) — 200 г
• Кара җимеш (чернослив) — 200 г
• Лимон — 2 данә (кечкенә)
• Шикәр комы — 9 аш кашыгы (һәр катламга 3-әр аш к.)
ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:
1. Сары майны он белән уып, валчык (крошка) ясагыз (1-2 аш кашыгы валчыкны пирог өстенә сибү өчен алып калыгыз).
2. Шикәр комы, сода (яки камыр кабарткыч) һәм тоз өстәгез. Йовен (йомшак һәм сыгылмалы) камыр килеп чыкканчы әкренләп сөт агызыгыз.
3. Кара җимешне, өрекне һәм лимонны аерым-аерым блендерда изегез. Һәр эчлеккә 3-әр аш кашыгы шикәр комы кушып бутагыз.
4. Камырны 4 өлешкә бүлегез. Бер өлешен калганнарыннан зуррак итеп ясагыз.
5. Иң зур камырны җәеп табага салыгыз. Аның өстенә кара җимеш эчлеген җәегез. Аннары камырның чираттагы пласты белән каплагыз.
6. Алга таба: өрек эчлеге һәм яңадан камыр. Соңыннан лимон эчлеген салып, соңгы камыр пласты белән каплагыз.
7. Пирогның чит-читләрен матур итеп бөрегез. Чәнечке белән берничә җирдән тишегез. Өстенә алып калган онлы валчыкны сибегез.
8. 180 градуслы мичтә (духовкада) якынча 40 минут пешерегез.
Тәмле булсын! 😊☕️

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8