
Догаларның барын хөрмәт итәм,
Ә иң хөрмәтле догам- “Раббәнә”.
Бу сүрәне миңа өйрәткәнгә
Рәхмәтлемен газиз әткәмә.
Дин әһеле түгел иде әткәм.
Әмма дингә аяк сөртмәде.
Ихтирамлы булды Көръән, догаларга,
Бисмиллалы- капкан икмәге.
Без үскәндә шундый заман иде-
-Дингә каршы көрәш, бик каты.
Күңел биреп укыган догаларын
Качып- посып укый ил халкы.
Агым суга каршы озак йөзеп булмый.
Тик онытмый, кеше, Алласын.
Нинди генә авыр мәл булса да
Дингә каршы куймый баласын.
Минем әткәм дә шулай уйлагандыр,
Шуңа өйрәткәндер доганы.
Күңелемә бик нык сеңеп калган,
Бик еш кабатлыймын, мин, аны.
Догалар күп, барын белеп булмый,
Белгәннәрем укып көнем башлана.
Һәр башлаган эштә ярдәм итә
Ул, “Фатиха” һәм дә “Раббәнә”.
Догаларны күңел биреп укыйм,
Ходай кабул итсен белгәнем.
Кешелеккә тик яхшылык телим,
Кабул булсын минем теләгем.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев