
Телефонны алучы юк,
Өйгә барабыз, бикле,
Әллә һич өйдә тормыйсыз?.
Әллә эш бик күп-?- шикле.
Гомер барыбер уза,
Булмас кире кайтарып.
Очрашырдай булырбыз да
Тау- ташларны актарып.
Җәй булса да аңлар идем,
Әле тышта кыш ае.
Егерме дүрт сәгать йокла,
Гел килеп тора җае.
Мичкә утын ягасы юк,
Көл түгәсе юк хәзер.
Өйгә су да ташыйсы юк,
Кайнар суы да әзер.
Хәтта унитаз да өйдә.
Җитте бит заманасы.
Менә шундый рәхәтлектә
Яши адәм баласы.
Барыбер дә зарланабыз.
“Дөнья мәшакәте бар!”
Тормыш җитеш, яшәү иркен
Тик..., безнең күңелләр тар.
Очрашырга, күрешергә
Һич тә тапмыйбыз вакыт.
Һәр кем үзенә бикләнә,
Хәзер барчабыз- мокыт.
Ә гомер барыбер уза.
Булмас кире кайтарып.
Очрашырдай булырбыз да
Тау- ташларны актарып.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев