
Карап тордым әле суларга
Йөрәккәем бушап калсын диеп
Ирек бирдем әзрәк уйларга.
Агымсуга озак карап торсаң
Яшьлек йөгерә кебек каршыга
Әйтерсең лә бер кайгысыз чаклар
Минем янга бүген ашыга...
Югалтусыз еллар...Әле кайчан гына
Сездә кунак итә идем бит
Нигә шулай бик тиз үттегез сез
Сагынсыннар безне диепме...
Үткәннәргә кайтма диләр миңа
Газиз кешеләрем анда бит
Йөрәгемә әмер бирә алмыйм
Уйлар hаман шунда кайта бит...
----------------------------------------------------------
Агымсуга карап торам әле
Агымсудай еллар ага гына......(Рүзилә Гатауллина)


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев