
Рамазан аеның һәр көне, һәр сәгате – савап эшләү, белем алу һәм үзебезне камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек. Кечкенә генә адымнардан башлыйк. Бер сүрәне ятлыйк, аннары икенчесен, өченчесен... Ашыкмыйча, ихлас күңелдән, мәгънәсенә төшенеп.
Иң мөһиме – ихлас ният һәм даимилек. Аллаһы Тәгалә безнең тырышлыкларыбызны кабул итсен һәм Коръән белән дус булырга насыйп кылсын! Рамазан ае мөбарәк булсын!
✏ Карточкаларны Рәзилә Хәйретдинова әзерләде


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1