
Ал таңнарның сөю нурын сиңа
Бүләк итәм туган көнеңдә
Сөеп-сөелеп үтсен гомер юлың
Нур балкысын һәрчак йөзеңдә.
Туган көнеңә, туган көнеңә
Шушы җырым - сиңа бүләгем
Ак бәхеттән торсын тормыш юлың
Шуны тели бүген йөрәгем.
Өзгән чәчкә бүләк итмим сиңа
Бүләк итәм җаным җылысын
Бәхетләрнең еллар алып килсен
Синең өчен иң-иң олысын.
Күңелеңдә һәрчак язлар булсын
Чәчәк атсын сөю гөлләрең
Туган көнең котлы булсын синең
Гел шатлыкта үтсен көннәрең.
Рүзилә Гатауллина


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев