Предыдущая публикация
Фазиля Бакирова (Гилимшина)

Фазиля Бакирова (Гилимшина)

17 янв 2019

ЧУЕН АШЫ.

(Әткәй,Әңкәйне,бала-чакны сагынып яздым.)
Кыштан калса, итне тозлый идек,
Каз итләре кушыш,һәр язда.
Банкаларга тутырып,салам җәеп,
Саклый идек аны карбазда.
Каз кисәге кушып,тозлы иттән,
Әңкәй аш кайната чуенда.
Озак кайнап пешкән ашның тәме,
Әле дә тел төбендә. Уемда.
Умачлап та пеште чуен ашы,
Бәрәңге дә салдык эченә.
Төшләр күреп,уянып китәмен,
Чуендагы ашның исенә!
Пешкән ашка ,әткәй төшкә кайта,
Тукланабыз җыелып утырып.
Әңкәй безгә пешкән ашын бүлә,
Үрә чүмеченә тутырып.
Аш өстенә яшел суган салып,
Бисмилла әйт,йотма телеңне!
Исраф итми,яратып ашадык,
Әңкәй кисеп биргән телемне!
Әңкәй!!!! Бүген бүлсәң ул ашыңны,
Сихәт табыр идем тәнемә!
Ризыклар күп,әммә җитәме соң,
Чуендагы ашның тәменә!
Мич эчендә пешкән шушы ашның,
Кайлардан табыйм соң тәмнәрен?!
Ак яулыклы әңкәм күз алдымда,
Сагынам нурлы өйнең ямьнәрен!
Кайсы ризык файдалы икән?-дип,
Баш ватабыз.Нәрсә ашарга?
Рәхмәт,АЛЛАМ!!!! Сихри тәм өстәдең,
Без тукланып үскән ашларга!!!
Автор Бакирова Фәзилә.

ЧУЕН  АШЫ.     (Әткәй,Әңкәйне,бала-чакны сагынып яздым.) - 883626247760

Комментарии 444

Гюльлюся Фатыкова
ответила Paica
Айе, шул..
Свердловск олкясендя
мизинлек дип айтяляр...
Кисаугач - тартешкя..
Кызык-ирмяк..
Йомычка-тапчык.
Яшь бала-няней...
Куп сузляр...
Харкемнен уз ягы
сойляшуляр...
Татар сойляшуляре булсада, бик аерылып торалар..
Тамле булсын ашларыгыз, чайлярегез!!!
☕☕☕☕🥞🎂
7 авг 2024
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Ильгиз Шайхутдинов
    7 авг 2024
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Фазиля Бакирова (Гилимшина)
    Автор
    ответила Ильгизу
    Рәхмәт,Ильгиз! Җыйган ризыкларыбыз хәләлдән,шифалы булсын!
    Фото
    7 авг 2024
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Фазиля Бакирова (Гилимшина)
    Автор
    Рәхмәт,дусларым!Хисләргә бирелеп укыйсыз! Җыйган ризыкларыбыз хәләлдән булсын! Килер бер көн!Сугышлар туктар Аллаһы боерса!Күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп булса икән!-дигән теләк белән дога кылыйк.ӘӘМИИН.
    Фото
    Фото
    18 янв 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Гульсария Каримова( Фаттахова )
    19 янв 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Гульсария Каримова( Фаттахова )
    19 янв 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Алсу Хусниярова
    Шулкадэр тэмле, рэхмэт❤️
    19 янв 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Фазиля Бакирова (Гилимшина)
    Автор
    ответила Гульсарии
    Рәхмәт,авылдашкаем!Хәбәрләрнең яхшысын ,уйларның яктысын телим!Бүгенге көнең бәхетле,иртәгәсе өметле булсын! Сәләмәт булыйк.ӘӘМИИН.
    Фото
    20 янв 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Гюльлюся Фатыкова
    ответила Розе
    Фото
    20 янв 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Фазиля Бакирова (Гилимшина)
    Автор
    ответила Алсу
    Рәхмәт,Алсу!Көтелмәгән куанычлар килсен! Сау-сәләмәт булыйк!
    Фото
    20 янв 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Алсу Хусниярова
    Шулай булсын, Фазилэкэем рэхмэт❤️
    20 янв 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Суфия Ситдикова
    Бик дорес язгансыз фэзилэ.Зур рэхмэт унышлар сезгэ.
    8 сен 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Суфия Ситдикова
    8 сен 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Фазиля Бакирова (Гилимшина)
    Автор
    ответила Суфии
    Рәхмәт.Сау-сәләмәт булып,матур кышны каршы алыйк.Бик күп ризык әзерләдек,тыныч тормышта исән ашарга язсын! ӘӘМИИН.
    Фото
    8 сен 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Гюльлюся Фатыкова
    ответила Фазиле
    14 сен 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    mixa qwez
    Эх шул чактагы чуен ашын бер кашык кына авыз итеп карыйсы иде авызга сударыня килде
    15 окт 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Мәликә Яхина ( Шагивалеева )
    Хаерле көн барыгызга да мөселман кардәшләребез ! Фәзиләнең язганнарын йотлыгып , яратып укыйм. Булганны , безләр шуларны күргәнне , кичергәнне матур итеп яза. Алдагы көннәрдә дә шундый матур , җанны җылыта торган , йөрәккә үтеп керә торган шигырьләре күп булсын иде. Иҗат чишмәгез саекмасын , саулык дигән байлыкка тиенеп озак яшәгез.
    Әйтергә теләгән сүзем бар. Мин мич ашын әледә пешергәлим. Чуенга нәкъ әниләр салган әйберләрне салып , газ өстендә кайнатып чыгарам , шул арада духовканы кыздырам. Кайнап чыккан чуенны алып духовкага куям . Сүрән генә ут өстендә аш ике сәгать ярым кайный. Өйгә тәмле хуш ис тарала. Әниләрнеке кебек булмаса да , бик ошаган. Пешереп карагыз әле , тәмле булсын ашыгыз
    16 окт 2025
    , отредактировано
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Фазиля Бакирова (Гилимшина)
    Автор
    ответила Мәликә
    Рәхмәт,дускаем!Язган да ук тәмле исләр чыга сыман!Мин дә шулай,син пешергәнчә пешерәмен.Бик яратып ашыйбыз.Мәликә,сиңа дигән сәләмнәремне назга урап җибәрәм!Күңелләрдә шатлык балкысын,Хак Тәгәләбез,гүзәл холык насыйп итсен.ӘӘМИИН.
    Фото
    Фото
    16 окт 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Гюльлюся Фатыкова
    Фото
    16 окт 2025
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Гульсария Каримова( Фаттахова )
    3 фев
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Новые комментарии
    Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
    Следующая публикация
    С наступающим Днём Победы!
    Почтите память героев Великой Отечественной войны
    Возложить цветы
    русский
    Помощь
    Сервисы VK
    MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
    Войти
    Фазиля Бакирова (Гилимшина)

    Фазиля Бакирова (Гилимшина)

    ЛентаДрузья 789Фото 442Заметки 439Группы Игры Видео
    • Музыка
    • Подарки
    • О себе
    Левая колонка
    Все
    С друзьями
    Игры и приложения

    Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

    Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.

    Зарегистрироваться