Дигәнсең хушлашу хатыңда.
Өйрәнәм. Нишлим соң, өйрәнәм –
Башкалар бит синең катыңда.
Өйрәнәм мин синсез яшәргә
Сагышта булса да күңелем.
Аңлыймын, язмышның карарын
Үзгәртү hич мөмкин түгелен.
Өйрәнәм мин синсез яшәргә,
Түзәрмен көзләрне, кышларны.
Тик күңел нигә соң үз итми
Каршыда елмайган кызларны.
Өйрәнәм мин синсез яшәргә,
Мин көчле, егылмам, җиңелмәм.
Мин әле hаман да сөямен,
Күкләрне айкыймын җил белән.
Өйрәнәм мин синсез яшәргә,
Шулай да канатым яралы.
Бу язмыш елгасы аермый,
Җибәрми үзенең ярларын.
Өйрәнәм мин синсез яшәргә,
Тик бары мин шуны аңладым.
Син кайтып әйтерсең, мин синсез
Яшәргә өйрәнә алмадым.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев