Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Сары көзнең соры көнендә,
Агач башларыннан тибрәлдереп
Җил дулады төнен дә.
Болыт агыла көнбатыштан
Сыйпар булып өйнең түбәсен,
Көзләр ала үз кулына
Аңлап хуҗа буласын.
Агачларга сары буяп
Кырлар кара – сөрелгән,
Печәннәре күбәләнеп
Кышкылыкка төренгән.
Ике болыт арасыннан
Кояш карый үрелеп,
Моңсулатып күңел хисен
Яфрак төште өзелеп.
Көзләрнең дә үз матуры
Булыр алтын көннәре,
Килер кышлар, язлар килер
Исән генә булгыры.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 18