
Илаһи көч күңелдә,
Эшләтә дә ашыктырып
Ашкындырып йөгертә.
Һич күренми кимчелегең
Аңа күзләр йомылган,
Бөтен дөнья матур булып
Ак чәчкәгә күмелгән.
Хыялларым синең белән
Төне ала йокыны,
Әсирлектә минем йөрәк
Мөхәббәтнең тоткыны.
Әй утларда янып – көеп
Шашынып сөюләре,
Бер көлеп тә, бер елап
Яратам диюләре.
Сөйдек тә без, сөелдек тә
Сөюләрнең алтыны,
Әле һаман җылыта
Мөхәббәтнең ялкыны.
Айрат Мәһәдиев июнь 2019


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 16