
Кулың бир дә җитәкләшеп барыйк,
Ялгыз үскән тирәк янына,
Тирәк кочып вәгъдәләрнең
Шаһит булган алсу таңына.
Күл өстеннән таш чирттереп
Икәү бергә бәхет юрадык,
Әйләндектә кире кайтып
Яшлек елларында югалдык.
Кулларыма алып әйләндерәм
Ал чәчәкле болын өстеннән,
Чык суларын сибеп битләреңә
Сискәндереп яшьлек хисеннән.
Ачып сал да йөрәгеңне,
Кабатлачы яшьлек сүзләрен,
Ә ялгышсаң гафу итеп
Битләреңнән килеп үбәрмен.
Айрат Мәһәдиев, октябрь 2017


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 18