
Бала чаклар алтын, дибез,
Яшьлек гүзәл аннан да,
Тиле булса да кадерле
Картлыктагы даннан да.
Күңелләрдә ялкын сүнми,
(Яшьләрдән калышсак та)
Хәзер бик тилереп булмый,
Юләргә салышсак та.
Гомер уртасында аңы,
Картлыкта акыл иңә,
Ник тилелек кенә безнең
Яшьлеккә туры килә?
. Кәүсәр


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев