
Әй, дускаем...төрле кеше була,
Диңгез кебек киң һәм күлләвек.
Серебезне чишкән чакта, кемгә
Әйбәт кенә башта уйлаек.
Кай берәүләр җаның бораулап,
Үзәгеңне тишеп керерләр.
Күңелеңне синең актарып,
Үзләренә файда күрерләр.
Андый кеше юлларыңда очраса,
Әллә каян аны күрерсең.
Ул көттерми хәйлә кора башлар,
Нәтиҗәсен шундук сизерсең.
Төрле-төрле тозсыз сүзләр сөйләп,
Бер җәзасыз сине яралар...
Кемдер, синең өчен дога укып
Шул яраңны синең дәвалар.
Йөрәгеңне яралаган серләреңне,
Ул кешегә үзең ачырсың.
Андый кеше, синең белән бергә
Татып карар тормыш ачысын...
Язмыш юлларында туры килер,
Төрле сынауларны үтергә.
Шул сынаулар сиңа ярдәм итәр,
Кемнең кем икәнен белергә.
Вәкилә Фазылова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2