Әтисез үскән ир бала,
Ятим булып ул кала.
Әтисе дә, әнисе дә,
Икесе кирәк аңа.
Әнкәсенең бишек җыры,
Тирбәтә дә йоклата.
Әткәсенең көчле кулы,
Иркәли дә юата.
Әнисенең җылысына
Бала сыенып үсә.
Кыенлыклар урап уза,
Әти янында булса.
Ул яклаучы, ул саклаучы,
Гомер юлында терәк.
Үсеп килгән ир балага,
Әти кеше бик кирәк.
Ачык йөзле, туры сүзле
Йомшак әти күңеле.
Киң колачын җәеп килсә,
Шул,зур бәхет- түгелме?!
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2017 ел.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 64
Онытырлыкмы? Бар дөньяда әти күзе.. .
Дусларыңның бар көлгәне- әтисезме?
Гафу иткел, гайбәтемә- гыйбрәтемә?!
Өлкәннәр дә бик күбесе әйбәт кенә...
Әтиеңнән хат- хәбәрләр бармы?- диләр?
Имеш, толның ятимнәре гел мәнсезләр...
Әни, кайчан кайта инде, әти?- дибез,
Нарасый шул, яшьләр ага, без күрмибез...
Һаваларга карап, илертәбез Тәңеребезне?!
Шул очкычка утырт инде, әткәбезне?!
Башка сөйләм телен инде без белмибез,
Матурлыклар төс югалтты сизенмибез.
Бер канатлы ана, шулчак ни дияргә?!
Ачы, кайгы- сагыш кермә һич тирмәгә?!
Миләүшә Ахмадуллина
Күкшел 09.06.2017