
Быелгы кыш никтер язга тартым,
Кыш коена кояш нурында.
Җем - җем килеп балкый һәм югала
Кар бөртеге минем кулымда.
Быелгы кыш никтер язга тартым,
Җаннарымны били яктысы.
Бар дөньямны нурга манып ала,
Очкын булып куна чаткысы.
Быелгы кыш никтер язга тартым,
Кояш нуры уйный тәрәздә.
Шул кояшның җылы нурларында
Сүзләр тезәм ап - ак кәгазьгә.
Быелгы кыш никтер язга тартым,
Кояш нуры күчә күңелгә.
Уй - хисләрем мөлдерәмә булып
Шигырь булып җаннан түгелә...
Гөлфания Зиганшина 15.02.2018.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1