
Кояш батып эңгер вакыт җиткәч,
Ятып торыйм дисәм йомшак мендәрдә.
Күз йомолу белән бик йыш кына,
Бала чакка кайтам төшемдә.
Имеш ,йерим үзебезнең ихатада,
Көтү кайткан әни сауа сөтле сыерын,
Торам басып, кулда ак крушка,
Әни салып бирә каймак ак сөтен.
Тып тын, кинәт, шул тыңлыкта берәү.
Көй чыгара көмеш телләрдән
Әни сауа сыер, мин сөт эчәм,
Бала чакка кайткач төшемдә.
Бала чакка кайтам төшемдә,
Каен суы тәме калган исемдә,
Умырзая чәчкәләре,эргәзин бай,
Тутый кошлар сайрый урман эчэндә.
Бала чакка кайтам төшемдә,
Барам су коенган җылы күлләргә,
Йөрим урманнарда,таллар арасында,
Сәләмлиләр мине йомшак җилләрдә.
Яшлегемә кайтам төшемдә,
Керәм бергә гомер иткән күршегә,
Күбесе юк инде, бәлки,очалардыр,
Хауабызның зәңгәр күгендә.
Йөрим урамнарда,нидер эзләп,
Бәлки талпынамдыр яшьлек яремә,
Мине очорап ,миңа сер бирмәсәң
Җафалармын кереп төшеңә.
Күзем йомсам бала чакка кайтам,
Яшьлегемә кайтам төшемдә.
Ф. Зарипов. Нурлино.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 22