Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Апрельдә тумасам да
Шаяртырга яратам.
Кызык итеп шаяртып,
Дусларымны аптыратам.
Шулай дустымны котлап,
Бүләк иттем чемодан.
Чемоданның эчләренә
Ниләр генә сыймаган.
Чәчең коелмасын,диеп
Бирдем мин тешсез тарак.
Кунаклар кычкырып көлде.
Пеләш башына карап.
Бераз цемент бүләк иттем.
Матур яулыкка төйнәп.
Комың коела башласа,
Кушырсың дидем көйләп.
Дустым туган көнемә,
Үземне кызык итте.
Тешләрең төшмәсен ,диеп
Зур клей бүләк итте.
Дусларым да минем кебек,
Үпкәләүне белмиләр.
Очрашканда,күрешкәндә
Буш кул белән килмиләр.
(с)СанияГарифуллина

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6