Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Язлар җиткәч кошлар кебек,
Туган якка мин дә талпынам.
Ак чәчкәгә чумган тугайларын,
Салкын чишләрен сагынам.
Адашып калган кош баласы кебек
Хис итәмен язын үземне.
Сөн буеннан агым сулар белән,
Юллыйм сезгә сагыну сүземне.
Боз киткәндә ярсып-ташып,
Ургып ага моңнар,сагышлар
Үзе татлы.үзе бераз ачы икән.
Чит җирләрдә язган язмышлар.
Язлар җиткәч кошлар кебек,
Туган якка мин дә талпынам.
Чирәмнәрдә уйнап йөрегән,
Бер ваемсыз чакны сагынам.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 19
Бик матур шиғырың!