Туган көннәр ямансулый мине,
Яратмыйм мин туган көннәрне.
Котлаулар да бер сагышка сала,
Саната үткән гомерләрне..
Бер ел үткән саен, бер адым бит
Олы юлларның ызанына. Әлбәттә инде, алга бару шатлык,
Көенеп булмый гомер узганына.
Гомернең бер тукталышы булса,
Торыр идем шунда бик озак.
*Үтми торчы гомер* диеп, җырлап,
Без бит синдә бары дип кунак..
Туган көннәр ялт, килә дә җитә,
Бер ел өсти, тагын дип , бүләк.
Тормышларда уңып яшәр өчен,
Кыйммәтле теләкләрне теләп.
Яшерен килсен иде туган көннәр,
Тик колакка гына пышылдап.
Аның миңа, минем аңа булган,
Иң серле уйлар аша буйлап..
Алия Солтан.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев