Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Әнилеләр шундый бәхетлеләр,
Кай чагында куям көнләшеп!
Кайтарасы килә әниемне,
Туймас идем инде сөйләшеп!
Әни янда булса ул зур бәхет,
Җан җылысы тоеп яшисең!
Тормышың да бара алга таба,
"Яшим!" диеп син дә яшьнисең!
Әни булса хәзер яннарымда,
“Кызым”-диеп килсә каршыма!
Иң бәхетле бала булыр идем-
Чыгар идем аның каршына!
Йөгреп барып, кочагына кереп,
Назланасы килә Әнидә!
Кайтарырга гына мөмкин түгел-
Йөрәк елый, әрни әле дә!
Көчләремнән әгәр минем килсә,
Үз җанымны бирер идем мин!
Рәхмәт ӘНИ сиңа барысы өчен-
Башым иям бүген сиңа мин!
Еллар,айлар, көннәр үтсәләр дә
Сине сагнып үтә көннәрем!
Төшләремә кереп, янда кебек
Янәшәмдә минем Әнием!!!!
Фирая Габдуллина.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев