
Бисмилла дип башлыйм һәр иртәмне,
Шөкер димен кичен Аллама.
Сау-сәламәт үтте көнем бүген,
Исәнлектән Аллаһ ташлама.
Раббым Аллам, якыннарны зинһар,
Барган юлларыннан яздырма.
Дөреслектә, мәгънә белән яшәп,
Гөнаһларга илтеп аздырма.
Тормыш бит ул катлы-катлы урман,
Барчабызны сакла ялгыштан.
Михнәтләрдән сакла безне, Аллам,
Һәм арала ачы сагыштан.(+)
Сабырлык бир, Раббым, кешеләргә,
Сынауларда җиңеп чыгарга.
Көчкә бәйләп чыдамлыклар да бир,
Авыр сынауларга чыдарга.
Изге гамәлләрне юлдаш итеп,
Тынычлыклар бирче җаныма.
Якыннарым исән-имин булып,
Иман нуры өстәп таңыма.
Кабул итеп теләкләрем белән,
Кодрәтеңнән ,берүк, аерма!
Гомер бирсәң, яшәр идем әле,
Канатларны гына каерма!
Фирдат Валеев.Чулпан.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев