Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Бездә эшләр әйбәт бара,
Барына да түләрлек.
Авырлыкка авыр да соң,
Әммә ,ләкин,түзәрлек.
Туыр өчен түләү кирәк,
Үлем ,хәттә,түләүле.
Сәламәтлек ныгыту да,
Түләү белән көйләүле.
Элек “начар” вакытларда,
Бушка иде бары да.
Аккан суларның бар иде,
Ике яклы яры да.
Ваемсыз,бушка чакларның,
Кадерен беләлмәдек.
Коры утын пүләненнән,
Чыра да теләлмәдек.
Хәзер искә төшә дә соң,
Соң инде ,поезд китте.
Буш хыяллардай сагынып,
Утырыр вакыт җитте.
Белдек нәрсәнең нилеген,
Түлибез барына да.
Түлибез яңгыр суына,
Чистарткан карына да.
Хезмәт кенә бездә бушка,
Эшлә дә,эшлә генә.
Әз-мәз түләгәне җитә,
Үлмәскә,көчкә генә.
Уфтана дип уйламагыз,
Безнең халык күнеккән.
Ата-бабаларның каны-,
Алар яуда чыныккан.
Тик әзерәк хәтер кала,
Ник хәерче яшибез?
Әллә бай-көчле Дәүләтнең,
Күздән тамган яше без?
Фирдат Валеев.Шаран.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6