Тәһәҗҗүд намазы
Тәһәҗҗүд намазы дип, төнлә йокыдан уянып, намаз кылуга әйтәләр. Тәһәҗҗүд намазы фарыз намазлардан кала иң саваплы намаздан санала. Ул төннең өченче өлешендә, таңга табан укыла. Әбү Һурайрадан (р.г.) килгән хәдистә сөекле пәйгамбәребезнең шундый сүзләре бар: “Төннең өченче өлеше башланганда Бөек Раббыбыз күкнең иң түбәнге катына төшә һәм шулай мөрәҗәгать итә: “Кем Миңа дога кыла, Мин аңа җавап бирермен. Кем Миннән үзенең хаҗәтен сорый, сораганын бирермен. Кем Минем гафу итүемне сорый, гафу итәрмен” (Бохари, Мөслим).
Тәһәҗҗүд намазы ике ракәгатьләп сигез ракәгатькә кадәр укыла. Соңыннан витр намазы белән тәмамлана. Витр намазы кичтән укылса, тәһәҗҗүд намазы гына кылына. Бу намаз тәүбә-истигъфар кылу, үзеңнең бөтен хаҗәтләреңне, кыенлыкларыңны чишүне сорап Аллаһу Тәгаләгә ялвару өчен бик кыйммәтле гыйбадәт. Тәһәҗҗүд намазының кешенең тормышы, сәламәтлеге өчен бик күп файдалары бар.
Ибне Габбастан (р.г.) килгән риваятьтә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тәһәҗҗүд намазында ошбу доганы укуы әйтелгән:
اَللَّهُمَّ لَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ قَيِّمَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ مَلِكُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ نُورُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ الْحَقُّ وَوَعْدُكَ الْحَقُّ وَلِقَاؤُكَ حَقٌّ وَقَوْلكَ حَقٌّ وَالْجَنَّةُ حَقٌّ وَالنَّارُ حَقٌّ وَالنَّبِيُّونَ حَقٌّ وَمُحَمَّدٌ حَقٌّ وَالسَّاعَةُ حَقٌّ. اَللَّهُمَّ لَكَ أَسْلَمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْكَ أَنَبْتُ وَبِكَ خَاصَمْتُ وَإِلَيْكَ حَاكَمْتُ فَاغْفِرْ لِي مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ وَمَا أَسْرَرْتُ وَمَا أَعْلَنْتُ أَنْتَ الْمُقَدِّمُ وَأَنْتَ الْمُؤَخِّرُ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ أَوْ لاَ إِلَهَ غَيْرُكَ وَلاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ
«Әллааһүммә ләкәл-хәмдү әнтә каййимүс-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтә мәликүс-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтә нуурус-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтәл-хәкку вә вәгъдүкәл-хәкку вә ликаа-үкә хәккун вә каулүкә хәккун вәл-җәннәтү хәккун вән-нәәрү хәккун вән-нәбиййүнәә хәккун вә мүхәммәдүн хәккун вәс-сәәгатү хәккун. Әллааһүммә ләкә әсләмтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә иләйкә әнәбтү вә бикә хасамтү вә иләйкә хәкәмтү фәгъфирлии мәә каддәмтү вә мәә әххартү вә мәә әсрартү вә мәә әгъләнтү әнтәл-мүкаддимү вә әнтәл-мүәххыйру вә ләә иләәһә илләә әнтә әү ләә иләәһә гайрукә, вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ».
(Аллаһым! Мактау Сиңа хастыр. Син күкләрне һәм җирне һәм аңда булган бөтен нәрсәне бер тәртипкә куючысың. Мактау Сиңадыр. Син күкләрдә һәм жирдә һәм аларда булган бөтен нәрсәләрнең падишаһысың. Мактау Сиңа хастыр. Син күктәгеләрнең һәм җирдәгеләрнең нурысың. Мактау Сиңадыр. Син Хаксың, вәгъдәң хактыр, ахирәттә Сине күрмәк хактыр. Сүзең хактыр, җәннәт хактыр, җәһәннәм хактыр. пәйгамбәрләр хактыр вә Мөхәммәд хактыр, кыямәт хактыр.
Аллаһым! Сиңа тапшырылдым. Сиңа инандым. Сиңа тәвәккәл иттем. Сиңа юнәлдем. Синең ризалыгың өчен дошманнарга каршы чыктым, арабызда Сине генә Хаким иттем. Раббым! Кылган һәм кылыначак бөтен гөнаһларымны гафу ит. Яшерен һәм ачык кылган бетен гөнаһларымны кичер, алга үткәргән дә — Синсең, артка калдырган да — Синсең. Синнән башка илаһ юк, Аллаһым! Синнән башка көч вә куәт иясе беркем дә юк, Раббым!)
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бөтен төнге намазларында билгеле булганча, намазларда төрле догалар укыган. Төнге намазлар укучыларның төрле догалар укуларында зарар юктыр. Бу, киресенчә, яхшы дип санала.
Комментарии 25