Шамил абый Вильдановның
Туган көне уңаеннан.
Дәһшәтле сугыш чорында,
Дөньяга аваз салып.
Килгәнсең язмыш сынавын,
Үтәргә юлың ярып.
Сизелмичә балачагың,
Үткән хезмәткә чумып
Ата-анага терәк булып,
Ярдәмгә иңең куеп.
Яшьтән язмыш сынавына,
Сынмыйча башың иеп.
Үттең каршы искән җилгә,
Сер бирми,күкрәк киереп.
Ышанып бары үзеңә,
Яуладың биек үрләр.
Җитәкчелек дилбегәсен,
Ташлаган чакта күпләр.
Була белеп һәрчак сабыр,
Бирдең олы киңәшең
Үз күреп иттең ярдәмен,
Исәпкә алмый яшен.
Бик хәттин җитәкчегә хас,
“Мин-минлекне” сөймәдең.
Алга сөреп гадилекне,
Башкардың үз хезмәтең.
Нинди авыр чорлар булып,
Җигелеп тарттың йөгең.
Ни кысан чаклар булып та,
Һәрвакыт калдың түзем.
..И гомернең үтүләре.
Күз ачып йомган ара.
Хәтер генә үткәннәрне,
Җыйнап сандыкка сала.
Капламас вакыт тузаны,
Син кылган эш-гамәлең.
Кабул ит рәхмәт йөзеннән,
Бездән котлау-сәләмен.
Туган көнең белән зурлап,
Котлыйбыз чын күңелдән.
Телибез бәхет-шатлыклар,
Һәммәбез исеменнән.
Яшә әле бу дөньяда,
Бала-оныкны сөеп.
Дус-туган,якын кардәшнең,
Хөрмәтенә тиенеп!
Д.Әхмәтҗанов.Яңа Кәкерле.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев