
Игдиев.
Картаябыз бугай...
Әкрен генә картаябыз бугай,
Күңел тулган чаклар ешайды.
Алга чабу түгел, атлау авыр,
Аяк - куллар, каһәр, тышулы.
Җан теләгән эшне эшләр идем,
Дәртем дә бар барын, "малым" да,
Дармән җитми, дармән китте ташлап
Бер үземне кола яланда.
Утырам шулай җайсыз уйлар уйлап,
Эшләнмәгән эшләр чамасыз...
Яшь чагымда чана ясамагач
Төшәм таудан шуып чанасыз!
Юк шул чанам, ыштан умырылган,
Сызлый артым - яшьлек ярасы...
Белгән булсам әгәр төзер идем
Яшьлегемдә картлык чанасы!
Эх, утырыплар шуңа, гармун сузып,
Шуар идем картлык тавыннан,
Төшеп җитмәс борон кинәт бороп
Очар идем яшьлек ягына,
Изге хыялларым янына...
И, яшьлегем, сине сагынам!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев