
Игдиев сүз. һәм көе.
Саубуллашмыйк ашыгып!
Туганыма кайттым әле,
Кайттым әле сагынып.
Мәшәкатьле бу доньядан
Арып - талып, ялыгып.
К - та: Күрәсезме сый - хөрмәтне,
Өстәл төшкән сыгылып,
Тик туганнар көтә шулай,
Көтә безне зарыгып!
И, туганым , куеныңа
Торыйм әле сыенып,
Күңелләрем тулган чаклар
Тормыйм әле тыелып.
Төн йокламый сөйлим әле
Югалсын булган кайгым,
Аксын, әйдә, күз яшьләрем,
Үтсен сагынуларым.
Кылмыйк әле догаларны,
Саубуллашмыйк ашыгып,
Әллә була, әллә булмый
Киләсе җәйгә кайтып...
июнь, 2002 ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8