Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Әби яши балаларда,
Яннарында оныклар,
Аш пешерә, бәлеш сала,
Бәйли җылы оеклар.
Тик киленгә ярап булмый,
“Артык авыз” кебек ул.
Бушка урын ала төсле,
Идән чүпли, дидер ул.
Менә ялгыш кашык төште,
Тавыш биреп идәнгә,
Тагын бер сәбәп яралды
Килененә чәйнәүгә.
-Җитте, - диде усал килен,
Җыештырмыйм артыннан.
Иргә әйтте: ултиматум -
Улмы, минме артык җан?
Улы гына башын игән,
Белми ниләр әйтергә.
Онык инде үсеп җиткән,
Мохтаҗ түгел әбигә.
Әбинең күзләрен яшьләр
Томалады шул мәлдә.
Үкенеп бетә алмады
Ник килгәнгә шәһәргә.
Төне буе елады ул,
Үпкәләде улына.
-Нигә алып килде икән?...
Ә мендәре су гына.
Иртәгәсен улы керде
Бүлеп татлы йокысын.
Яшьле күзләрен яшереп
Әйтте сүзнең соңгысын:
-Әнкәй, аңла, миңа авыр
Ике ут эчләрендә,
Нервыларым ычкынудан
Тыелам көчкә генә.
Картлар йорты тәмугъ түгел,
Анда синең кебекләр,
Әбиләр бизәнеп йөри,
Картлар гүя егетләр.
Шаулап тора, уен, көлке
Көне-төне өзелми.
Җәберләүче юк ул йортта,
Җаның юкка изелми.
-Балакаем, мин яшь түгел,
Килә өйдә үләсем,
Җеназам килеп җиткәндә
Якыннарны күрәсем.
-Әнкәй, җаным, эшебез күп,
Оҗмахта яшәмибез,
Киленең яллар җитми ди,
Каршы һич дәшәлмибез.
-Ярый, балам, артык булгач,
Илт син картлар йортына.
Минсез җиңел дисең икән,
Тик бәхетле бул гына.
Әби кузаллады йортын,
Шыгырдаган капкасын,
Күз яшьләре генә акты,
Уйлап тормый чамасын.
___
Картлар йорты. Дару исе,
Диваннарда әбиләр.
Бабайлар үзалларына
Нидер көйләп йөриләр.
-Монда бар нәрсә дә бушка,
Пенсияңны миңа сал.
Телефон сузганда кулга
Тоелды ул бик усал.
Әнисе йөзендә сызлау
Һәм сагышны күрмәде.
Саубуллашып китте улы,
Гафу сорый белмәде.
Тәрәзәгә карап әби
Кул болгады улына.
Чак түзә иде күзләре
Яшьләр кайнарлыгына.
Үткән көннәр, айлар, еллар
Игезәктәй иделәр.
Картлар килә тордылар, һәм
Бик күпләре үлделәр.
Язмыш усал, бик күпләр ич
Баласына артыклар.
Белми алар, һәркемне дә
Көтеп торган картлык бар.
Әби көн-төн дога укый:
Аллаһ улын сакласын,
Газизенең капкаларын
Берүк әҗәл какмасын.
Ә улының йөрәгендә
Бик еш кадый нәрсәдер.
Малай чагы искә төшә,
Бигрәк булды тәккәбер.
Күз алдында тора аның
Улыкаен жәлләве,
Җәрәхәтле тезләренә
Әнкәй яфрак бәйләве.
Онытылмый тавышлары,
Ак төс кергән чәчләре,
Тәккәберлеген кичереп
Бер авыр сүз дәшмәве.
-Нигә шулай? Нигә әле
Әнкәем артык булды?
Гүя үзенең җанына
Көтмәгән картлык тулды.
Хәтерендә әйләнделәр
Әнкәйле балачаклар,
Оныкларын үстерешкән,
Гел бергә булган чаклар.
Бичәсенә әйтми генә
Ул чапты әнисенә.
-Бичә тагын авыр сүзләр
Әнкәйгә әйтмәс менә.
Үзен орышырмын әле,
Әнкәйгә сүз тидермәм.
Башкача газикәемне
Үзебездән биздермәм.
Өрмәгән җиргә утыртмам,
Күзләре бер яшьләнмәс.
Әнкәй алдында гөнаһлы,
Кырын эшләр эшләнмәс.
Алда тора картлар йорты,
Тәрәзәдә йөз күзләр.
Өмет белән карт әбиләр
Балаларын күзлиләр.
Йорт эчендә әнкәй түгел,
Директор каршылады.
Әйтелмәде генә көткән
Сүзләрнең асыллары.
-Җирләдек инде, - диде ул,
Сагыштан дөнья куйды...
Улы җаны-тәне белән
Ятим булуын тойды.
___
Тәүбәгә килер булса да
Соңлады ул, соңлады.
Колакта мең кыңгырауның:
-Эх, син..., - дигән чыңлавы.
Венер ФӘТТАХ 23.03.2026 ел Уфа

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев