
(Люция Әблиева)
Яз ачкан да нота дәфтәрләрен,
Эзли туры килгән-тәңгәлен.
Мин күзәтәм аның халәтенең,
Мөлдерәмә тулы бу мәлен.
Уйга кала, ярсып китә кайчак,
Бозлар актарыла-кырыла.
Умырзая-чәчәк тыйнак кына,
Сүзләр тезә кебек җырына.
Кайтыр юлга чыккан кошкайларга,
Сизәсезме, яз бит моң чигә!
Чылбырларын берүк өзмә, диеп,
Язмыш җилләренә тез чүгә.
Шомырт-кәләшләргә ак бөркәнчек,
Бик тә килә, килә эләсе.
Бүген язган көе әйтерсең лә,
Шул көннәрнең ачыр келәсе.
Яңа язның нота дәфтәреннән,
Барлыйм миңа туры-тәңгәлен.
Ә йөрәгем, үткән язларыма,
Тап ди, берәр кайту әмәлен.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев