Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Эшкә уңган, мәхәббәттә назлы,
Телгә үткен татар кызлары!
Бары сезне генә яратабыз,
Сезгә багышлыйбыз җырларны!
Сөйкемле һәм сөеклеләребез,
Зәңгәр, кара, яшькелт күзлеләр,
Кара, саргылт, коңгырт чәчлеләр һәм
Сыгылмалы нечкә биллеләр.
Халкыбызны дәвам итүче сез,
Ямь бирүче усал дөньяга,
Шыксыз көзләр яздай күренәләр,
Сез безгә елмаеп торганда!
Сездән башка Җирдә мәхәббәт юк,
Гүзәллек юк фани дөньяда,
Сезне генә илһамчылар итеп
Санаган бит бөек Тукай да!
Хафиз Галиев

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 31
колак аша яратабыз ,
матур, назлы сузлэр
беркайчан да куп булмый... Рэхмэт.