
ӨЧ ХИКӘЯТ
Өченче хикәят: ГАБДЕЛХӘЙ (10.01.1914...22.10.1986)
Габделхәй Кагиров белән Фәтхия Хаялинаның гаилә тормыш юлы шул Фәрит бабай Кагировның бәләкәй, Габделхәйгә тумыштан таныш булган, "кунак өе"ндә башланып китә.
Фәтхия мәктәптә балалар укыта.
Габделхәй, авылдан куылган көне йогынтысында, принципиаль рәвештә колхозга кермичә генә гомер итә. Истә калган эшләре - авылда ашханә мөдире булу (кайчандыр авылда ашханә булган!), Заготконтор өчен тире, сөт җыю ("заготовитель" - атлы хезмәткәр, мин, мәсәлән, атта үстем) һ. б. Ул - умартачы, күп еллар авылда мулла вазыйфасын үти.
1954-че елга Габделхәй һәм Фәтхия яңа, хәзер инде салам түбәсез, өй салып керәләр. Аларның балалары: Рөстәм (1948), Әлфия (1950), Марсель (1954), Гөлшат (1957).
1968-чы елны Түбән очта яшәүче аламачы Агъзам Тимерзянов Ризван улы үлеп китә. Без бәләкәй чакта аңардан чүпрәк-чапракка, чүплек башларыннан җыелган мал сөягенә алмаштырып леска-кармак алгалый идек. Ире үлгәч, Агъзамның хатыны Мәмдуха йортларын сата. Ул йортны Габделхәй Кагиров сатып ала да, ундүрт яшьлек улы Марсель белән бергә, сүтеп, бер агачын да, бер ташын да калдырмыйча үзенең йортына ташып куя.
Бу, Агъзам торган йорт, - Фәрит бабай Кагировның йорты булганын безгә сөйләүче элек тә булмады, әле дә юк...
Фоторәсемдә кызыл билгеле Карабикә чокыры буе - Фәрит Кагировның йорт урыны. Ул урынга хуҗа булырга теләүче элек тә табылмаган, әле дә юк...


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3