
Синсез көчсез кош мин хәзер, -
Оча алмыйм сөю тулы күгемдә.
Зәгыйфь АкКош сыман йөзәм,
Ялгыз гына сагыш күлемдә.
Синсез көнем төнем дә юклар,
Билгесез көч килеп урлады.
Комсызланып җан,тәнемне дә,
Чәнечкеле чыбыгына урады.
Синсез Җирдә үткән мизгелем,
Айлар, еллар төсле тоела.
Күз яшьләрем тирәнлек өстәп,
Сагыш күлләремә коела.
Синсез таңым озак атмый тора,
Көйсезләнеп чыга Кояш та.
Нинди шаян Ай да моңсу йөреп,
Сәлам бирми әле Кояшка.
Синсез урманнар да шауламый,
Ыңгыраша, алар да сыкрана.
Көчсез кош чын яшәүдән мәхрүм,
Коткар, сөйгән ярым соңлама.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев