Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
25 яшьтән 75 яшькә кадәрле ир- егетләр җыелган.
Киңәшләшкәннәр дә һәркайсы үз хатынына телефон аша " Мин сине яратам! " дигән смс - хәбәрне җибәрергә булган.
25 яшьлек ирнең хатыны: " Мин дә сине яратам! " - дип җавап язган.
35 яшьлек иргә: " Бүген дә эчтеңме?! "- дигән җавап килгән.
45 яшьлек ир: "Сиңа нәрсә булды? Сөяркәләреңне исеңә төшереп утырасыңмы!? " - дигән җавап алган.
55 яшьлек иргә хатыны: " Син берәрсенең номеры белән ялгышмадыңмы ул?" - дип язып җибәргән.
65 яшьлеккә: "Пенсияда утырасың, эшләмисең, кыегың китеп бара шикелле"- булган җавап.
75 яшьтәгесенең әбисе улын чакырып алган да:
- Улым, әтиең бөтенләй начарланган, тиздән китеп баруы ихтимал. Бер - ике сарыкны симертүгә куй. Әзер торыйк, - дигән ди.😂

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 22