
Повесть
Гыйлемхан Дәүләтшин.
Галия иртәнгечә иртән уянды. Бераз вакыт аңышмыйча ятты, аның бик каты башы авырта. Торасы килми тагы әзрәк йокларга иде, бәлкем баш авыртуы да әзрәк бетәр. Өстәмәгә тагы бөтен тәне кыйнап ташланган кеше кебек. Юк, торырга кирәк! Ул тәнендәге бөтен авырлыкны тотып атардай булып, кинәт кенә сикереп торды да, халатын гына киеп, балаларны уятмаска тырышып йокы бүлмәсеннән чыгып китте.
Олы бүлмәдә диванда, өстендә чишенмичә гырлап ире Иван йоклап ята. "Тагын эчеп кайткан икән бирән булгыры!" – дип, Галия юыну бүлмәсенә кереп салкын су белән бөтен тәнен чылатып юына башлады. Салкын су аның кайнар тәнен чымырдатып сискәндереп куя. Салкын су белән юынгач, аңа әзрәк җиңелчә булып китте һәм ул башка көннәрдәгечә чәй дә эчеп тормый өстенә киенә башлады. Вахта автобусы тукталышына чыкканда, тукталышта әле беркем дә юк. "Бүген әзрәк иртәрәк чыктым шул", – дип уйлап куйды Галия эскәмиянең тузанын сөртеп. Аннан курткасын салып, шуның өстенә утырды. Иртәнге һава салкынча булуына карамастан, аңа салкын булып тоелмады һәм аның әле һаман да кайнар тәне салкынлыкны сизми тартыша иде.
Тирә-юнь тып-тыныч! Иртәнге тынычлыкны берсенең дә бозасы килми ахры. Урамда бер машина да күренми. Гүя барысы да әле һаман да йокыларыннан уянмаганнар. Мондый тынлыктан Галиянең авырткан башы тагын да авырая төште. Шул минутларда аның күңелен үкенеч биләп алып, йөрәген уйната башлады. "Әйе, кичә мин ялгыштым ахыры, – дип уйлап куйды ул. – Нигә шулай булды соң әле бу? Нигә ялгыштым мин, әллә ялгышмадыммы? Бәлкем, кайчан да булса бу шулай булырга тиеш идеме?" Галиянең башында уйлары бутала башлады. Ул хәтта үзе янына килеп утырган иптәшләрен дә сизмәде. Аны уйларыннан вахта автобусы тормозларының каты гына сыкрап куюы гына айнытып җибәрде. Автобуска кереп утыргач та аның башына кичә булып узган хәлләр килеп, аны ачындыра башлады. Бу бит болай булырга тиеш түгел иде! Мин аның ышанычын аяк астына салып таптадыммы, нәрсә өчен, нигә? Әйе, бәлкем бу инде ничә еллар җыелып килгән үчнең, каты өермәле җилдә тегермән буасындагы дулкыннарның чайпалып куюы кебек булгандыр!? Әллә, ничә еллар яратып йөреп, яратуымның үчкә әйләнүе булдымы? Ә нигә яратуым шундый үчкә әверелде? Сораулар! Монда бит аның бер гаебе дә юк дисәң дә була. Ул көнне үзе бит аңа, аның янына башка килергә кушмады һәм үзе үк аның белән очрашуны эзләмәде. Бәлкем, ул кичтән соң үзенең авыртуы аркасында аны озата алмаганына сәбәп итеп, аның аны күрмичә китүенә үче калгандыр!? Ә гомер уза, туктап тормый һәм синең яшьлегеңдәге ялгышлыкларга аның бернинди дә гаебе юк! Чөнки кеше, үз вакытында үзенең ялгышлыкларын аңлап, аны вакытында төзәтергә омтылырга тиеш! Шул вакытта бәлкем кеше тормышында үкенечле хәлләр дә булмас иде. Ә ул ничә еллардан һәм аның тормышында булып узган нинди вакыйгалардан соң, үзенең яшьлегендәге мәхәббәтен кайтарырга омтылды...
Урта мәктәпне укып бетергәч Галия, тагын да укырга беркая да бармады. Укыйсы килмәүдән түгел, ә мөмкинлеге булмаудан. Әнисе бик еш авырта, ә ул гаиләдә иң олы бала һәм калганнары – мәктәптә укый торган сеңелләре. Әтиләреннән гаиләгә бернинди дә файда юк, эчәргә яраткач, аның эшләгәне үзенә дә җитми. Шуңа күрә әнисе белән сөйләште дә, төзелеш оешмасына эшкә урнашты. Эше яшь кыз өчен авыр булса да, хезмәт хакы ярыйсы булганга, түзәргә булды. "Сеңелләре әзрәк үсеп җиткәч, берәр нәрсә уйланыр әле", – дип уйлады.
Ул елларны уку йортларында укыган студент егет һәм кызларны авыл җирләренә төзелешкә җибәрәләр иде. Күрше авылда шундый студентлар отряды балалар бакчасы төзиләр. Сентябрь ае якынлашып килә, ә аларның төзелешләрен бетерергә эшләре хәйран гына. Шуның өчендер, Галияне һәм берничә эшчене аларга булышырга җибәрделәр. Кызык студент халкы! Иртәнге алтыдан, кичке сигезгә хәтле тик тормыйлар һәм, эшләре авыр булуга карамастан, җыр, музыка, уен көлкеле анекдотлар белән бөтен төзелеш мәйданын яңгыратып торалар. Галиягә аларга сокланып кызыгып карады һәм аңа алар белән эшләве үзе бер ниндидер күңел ачу мәйданы кебек тоелды. Бигрәк тә, килгән эшчеләр арасында ул иң яше булганга, аны студентлар үз итеп, егетләрнең аңа авыр эшләр эшләтәселәре килмәде. Чөнки аның чибәрлегенә бар егетләр дә гашыйк иде. Ул үзе дә бер егетнең аның тирәсендә күбрәк чалынуын сизде. Ул, төрле сәбәпләр табып, Галиягә булышырга тырыша иде. Бер көнне Галияләрнең бер апалары авыртып эшкә килә алмады, һәм ул көнне Галиягә аның урынына бетон ясарга туры килде. Ул көнне Галия аяктан егылырлык булып арыды. Ярый әле аның көчкә генә көче җитеп, көрәк белән бетон ясаганын ул егет күреп алды.
– Галия, болай булса синең аягыңны суздыралар, әйдә булышыйм әле үзеңә!
Егет, аның көрәген тартып алып, бетон әзерли башлады.
– Рәхмәт сиңа, Тимер! Минем инде хәлем калмаган иде.
Галия, әзрәк читкә китеп, аның ничек эшләгәнен карап тора башлады.
Көрәк белән бетонны болгатканда аның озын, таза, кояшта каралып шоколад төсенә кергән шәрә гәүдәсенең бөтен мускуллары кабарып, бөтен тәнен хәрәкәтләндерә иде. Шул мизгелдә аның күңелендә бу егеткә соклану һәм күңеле түрендә кызларның егетләргә карата булган яшерен хисләре уянды. "Чибәр дә, көчле дә, менә шундый егете булса иде аның!" – дип уйлап куйды ул аның турында.
Тимергә әйбәт кенә сылтау булды Галия белән якыннанрак танышырга. Ул әкрен генә кызның күңел җепләрен тарткалады һәм шул ук вакытта мәктәп елларындагы балачакта булып узган кызык хәлләрне сөйләде. Ә үзе бер минутта тик тормый бетон болгатты.
– Әле былтыр гына мин шундый оят хәлдә калдым. Былтыр без бер авылда колхозга бик зур булмаган бозаулар сарае төзедек. Көндезләрен эштә, ә кичләрен барыбер кичке уенга тарта. Инде август ахырлары. Без инде авыл яшьләрен исемнәре белән беләбез. Шулай бер көнне нигәдер гармунчы булмады. Без инде магнитофоннан танцы көе чыгарып әзрәк биедек тә, яшьләр дә тарала башлады. Шунда авыллардан берсе кесәсеннән карты чыгарды да, дуракка карта суга башладык. Башта парлап, ә соңыннан һәркем үзенчә. Авыл кызлары безнең белән. Шунда бер кыз әйтмәсенме: "Кем дурак кала, шул без утырган җирдән бер йорт ара гына бер абзыйның алма бакчасына кереп алма алып чыгып безне сыйлый. Ләкин аның усал эте бар һәм бакчасына бәйләп куелган". Гөнаһ шомлыгы, мин дурак калдым. Хәзер авыл кызлары мине өйрәтәләр:
"Син, Тимер, урам яктан кермә, аның тәрәзәсеннән күренә, ә бәрәңге бакчасы ягыннан кер һәм керүгә тәмле алма. Менә шул алманы җыеп чыгарга тырыш".
Мин алар өйрәткәнче бәрәңге бакчасы аша кереп алмага үренгәндә генә эт мине сизенеп, тартыла-тартыла өрә башлады. Аның тавышына хуҗасының да ишеге алдына чыкканы ишетелде. Нишләргә? Шунда мин тоттым да мәче кебек мияулый башладым. Ә хуҗа тотты да минем якка кирпеч сыныгы тондырды. Ярый әле башка тимәде, ә сыртка эләкте. Шундый авырттырып алды, ә мин тизрәк сызу ягын караган идем, ул минем арттан этен ычкындырды. Мин коймага менүем булды, эт миңа сикереп арт яктан трико ыштаннан эләктереп, барсын да умырып тартты да төшерде һәм мин билдән түбән яп-ялангач калдым. Кызлар миңа ярдәмгә, ә мин ыштансыз. Әй көлделәр инде миннән, кайтып киткәнче "ялтыравык пупка"га әйләндем. Менә шулай, Галия, этне мәче булып та алдый алмадым. Галия, әгәр дә рөхсәт итсәң, сезнең авылга кунакка барырга иде исәп, ләкин этләрегездән куркам.
Тимер бик җитди генә Галиягә карап алды.
Аның соравыннан Галиянең бөтен арганлыклары бетеп, аны көлкегә тартты.
– Нигә миннән рөхсәт сорыйсың? Безнең авыл зур авыл һәм анда мин дә хуҗа түгел. Ләкин егетләр читләрне яратмыйлар һәм мәчеләр дә этләр белән дуслар. Мәче булып мияулап кына котыла алмассың. Шул бүре булып кына уласаң инде. Алай иткәндә мылтыктан тоз белән җибәрмәсәләр.
– Тоз дигәндә, сигезенче класста укыганда без, ике люлкәле матайларга төялеп күрше авылның колхоз бакчасына алма урларга киттек. Инде шабыр-шотыр китереп бер тәмле алмагачның алмаларын ботадык та, бер заман каравылчының эте өрә башлады. Биш минут та үтмәгәндер, каравылчының коры ботак-сары сындырган аяк тавышы да ишетелә башлады. Иптәшләр биштәрләрен тотып атып кача башладылар, ә мин юләр әле һаманда алмага үрелеп букчага тутырам. Инде каравылчы да күренә башлауга мин дә йөгерә башладым. Бу миңа туктарга кушып берне һавага атып та җибәрде. Кая инде ул туктау, мин букчаны калдырып куркудан тагы да катырак йөгерә башладым. Бер заман тагы ату тавышы, һәм минем күт битендә әчетелү белән авырту. Ул вакытта мин инде тау кырыеның текә урынында идем, аска тәгәрәдем. Каравылчы тау өстеннән миңа карап торды да, мин титаклап кузгалып киткәч миңа: "Өеңә кайткач җылы суга утыр һәм башка урларга йөрмә, алайса күтеңне бөтенләй тишеп бетерермен!" – дип кычкырды.
"Кичер мине"
Повесть
Гыйлемхан Дәүләтшин.
"Мамадыш" совхозы бистәсе
(Дәвамы бар)


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3