Предыдущая публикация
Минем дусларымМакнуна Хурамшина(Ямалова)

Минем дусларым

5 апрпредложила 
Макнуна Хурамшина(Ямалова)

"Кичер мине".

Повесть
Гыйлемхан Дәүләтшин
Иптәшләр мине люлкә эченә утыртып бер малайларга алып кайтып, аларның яккан мунчасына тазыяк белән җылы суга утырттылар. Иртәнге таң ата башлаганчы шунда утырдым. Өйгә кайтканда авырту әзрәк басылып бөтен күт бите әчетә иде. Ике көнләп өйдән чыкмадым. Әни белде инде нәрсә булганын, ә әтигә аягын авырттырган, зыян юк дип ялганлады. Менә шулай, минем бичара башыма нинди генә хәлләр төшмәде инде. Шуңа күрә мин сезнең авылга барсам, авылыгызга керми генә синең белән очрашасы килә, әгәр дә егетең булмаса.
Тимер көрәген әзер бетонына кадап, тураеп кына басып Галигә карады.
Галиягә бу караш һәм аннан очрашу соравы бөтен күңелен җилкетеп, йөрәген яндырып алды. Ләкин ул үзенең күңел халәтен аңа сиздермәскә тырышып, аңа уен белән генә җавап бирергә уйлады.
– Әй, ялганлый беләсең дә инде! Әллә бөтенләй дә алма урлый белмисең? Тотылырлык булгач, эт-мәчеләрне көлдереп, бакча басам дип йөрмә дә инде. Син безнең авылга керергә курыккач, мин сине күрше авылда көтеп торыйммени, әллә инде басуда каравылчы кебекме?
Галия бөтен күңелен тутырып көлә башлады.
Тимернең күңеле төшеп, ул инде хәзер үзенең сүзләренә үкенә башлагандай:
– Ярар инде, Галия, егетең булгач миңа әллә нинди километрлы әйләнгеч сүзләр белән әйткәнче турыдан гына әйтергә иде, сине күрәсем дә килми, дип. Мин дә сиңа, үзең әйтмешли, әллә нинди уйдырмалар сөйләп, сине көлдермәгән булыр идем. Ләкин шулай да, беләсеңме нәрсә, икенче елга килгәндә сиңа зур сарай салып, сине шул тирәләрнең хуҗабикәсе итеп утыртасым килә иде.– Тел бистәсе! Кил, миңа нәрсә, безнең авылга койма тотылмаган.
– Әгәр дә син каршы алмасаң, мин адашырмын да, егетләрегез мине кыйнап кайтарырлар дип куркам.
– Ярар инде, алай бик куркак булгач, каршы алырмын.
– Авылыгызга керми кайсы башында каршы алырсың?
– Авыл буендагы елгага килерсең!
– Сезнең авыл елга буйлап бик озынга сузылган, сине эзли-эзли караңгы төшмәсә ярар инде. Караңгы төшсә, шәм дә сатып алмадым, әле аны монда сездә сатмыйлардыр да!
Егет, сүзләреннән көлеп җибәрмәскә тырышып кына, Галиягә карады. Аның күзләрендә эчке бер шатлану белән кызга карата соклану яна иде.
– Шәм белән эзлисең килмәсә, авыл башында су буендагы иң озын зур колачлы тал янына кил, мин сине шунда көтәрмен.
Ул кичне Галия кача-поса караңгы төшәрәк кенә бакчалар артыннан су буена йөгерде. Кешегә күренәсе килмәде, әллә нинди гайбәт сүзләр сөйләүләреннән курыкты. Җитмәсә, аның артыннан йөргән егете бар. Нишлисең инде, яратмасаң да, кем белән булса да вакыт уздырырга кирәк бит. Ә ул егет акыллы керәшен малае һәм бигрәк тә аны ярата. Урак өсте булганга күрә төн урталарына тикле комбайннардан, ындыр табагына икмәк ташый.
Галия килеп җиткәндә Тимер, аңа дип җыйган ап-ак ромашкалар бәйләмен талның астагы калын гына ботагына куеп, кайтып китмәкче булган ахыры. Ә инде ул Галияне күрүгә, бер сикерүдә чәчәкләр бәйләмен талдан алып, бер аягында аның каршына тезләнде һәм чәчәкле кулын кызга сузды.
– Гүзәлем син, карлыгачым! Ал минем чәчәкләр бәйләмен! Мин сиңа шул саф ромашкалар белән алар үскән яланнарны, болыннарны, һәм дә үземнең йөрәгемдә сиңа уянган саф хисләремне бүләк итәм! – дип аның күзләренә карап калды.
Галиянең мондый матур сүзләрне беренче ишетүе иде. Бу сүзләр аның бөтен күңелен айкап чыгардылар.
– Тор, Тимер, рәхмәт сиңа чәчәкләрең өчен! Син эштә арыгансыңдыр инде, әйдә, теге тал төбендәге сынган агачка утырабыз.
– Мин риза! Ләкин мин арымадым, дөресрәге, сине күргәч барлык арыганлыкларым да юкка чыкты.
– Алайса, мин арыдым! Әйдә, әзрәк сөйләшеп утырыйк әле.
– Әби белән бабай кебекме? Син дә әйттең инде, сөйләшеп утрыйк әле, диеп. Без бит әле яшьләр, бер-беребезнең тойгыларын, күңелләребезне күз карашларыбыз белән сиземләргә тиеш. Әле шушы мизгелләрдә булган рәхәтлекләр безне әллә кайларга очрып, хыял диңгезенә чумдырсыннар! вакытта безнең яшьлегебез, күңелләребездә мәңге онытылмаслык хатирәләр булып калырлар.
– Син, Тимер, матур сөйлисең инде. Син бит студент, ә мин була алмадым. Юк, син уйлама начар укыгандыр, аңгырадыр дип. Юк, алай түгел! Мин сеңелләремне бер авыру әни кулына калдырасым килмәде. Әтинең эшләгәне аракы белән тәмәкегә җитмәде һәм менә инде былтыр безне бөтенләй ташлап теге дөньяга китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булсын инде. Менә хәзер сезгә кызыгып карыйм, нинди бәхетле сезнең яшьлек һәм алга таба да сез – укыган кешеләр – тормышыгызда һәм җәмгыятьтә әйбәт урыннар табарсыз.
– Юк, Галия, дөрес уйламыйсың! Тормышта үз урынын югары белемле кеше генә түгел, ә тормышны аңларга тырышкан һәм җәмгыять өчен үзен аямаган кешеләр тизрәк табалар. Бигрәк тә синең кебек чибәр, эшкә уңган кызлар беркайчанда югалмыйлар. Чөнки алар һәрвакыт күз алдында һәм үз үзләренә югалырга ирек куймасалар!
Тимер үзенең сүзләреннән канатланып китепме, елмаеп кына Галиянең кулларын үз учларына алды.
Бу көтелмәгән борылыштан Галия кисәк кенә сискәнеп китте һәм тиз генә кулларын тартып алып, йөгерек дулкыннары белән үз юлында очраган каршылыкларда бәләкәй генә шарлавыклар ясап, шул шарлавыкларында вак тамчылар чәчрәтеп агучы елга буена йөгерде. Тимер бер-ике секундка югалып калды һәм исенә килеп, инде су буйлап йөгереп баручы Галияне куып җитеп җилкәләреннән кочып алды. Шулай алар беравык сүзсез генә, үзенә бер төрле шау-шу чыгарып аккан елга өстендә батып барган кояшның кичке балкышта уйнаган нурларын күзәтеп, үзләренең хисләрендә әсирлектә басып тодылар.
Галиянең күңелен үзе дә аңламаган һәм әле беркайчан да тоймаган ниндидер хисләр били башлады. Көннәр буе диярлек ул сокланып йөргән егет аның янында, аның кочагында һәм менә ул аның шашып типкән йөрәген, кайнар сулышын тоя. Аңа шундый рәхәт! Хәзер аңа үзенең уянган хисләренән качаргамы, әллә инде киресенчә, ыргылган давыл кебек ирек куяргамы?! Ул, берни дә аңламый кисәк кенә Тимернең кочагыннан чыгып, тагы да елга буйлап, як-якка сулар чәчрәтеп йөгереп китте. Бу минутларда аның шашынган йөрәге, әле моңарчы бер кайчан да булмаган рәхәтлекне тоясы килә башлады. Менә ул туктап, кыска итәкләренә җитәрәк суга кереп, аны куып килүче Тимергә учлары белән су чәчрәтә башлады. Су тамчылары Тимернең чәчләренә, йөзләренә чәчрәп, бөтен күкрәкләре буйлап агып төштеләр. Бу күренеш аның күңелен тагы да ярсыта төште һәм ул кычкырып көлә-көлә учлары белән тагы да күбрәк су белән сибәргә дип, Тимергә каршы атлады һәм Тимернең кочагына эләгүен сизми дә калды.
– Ә, эләктеңме, су кызы! Мин сине хәзер кабат суга җибәрмим һәм хәзер сиңа суларга һава җитмәячәк! Ә мин сиңа ясалма сулыш бирәм.
Тимер, аның кайнарланган тәнененә үзенең юешләре белән тагы да сыланып, кайнар иреннәренә үрелде.
Бу Галия өчен шундый көтелмәгәндә булды, ул Тимернең кайнар иреннәреннән өермә җиледәй хисләр тоеп, аның муеныннан кочып алды һәм суга чыланып инде изүләреннән бәреп чыгардай булган тыгыз күкрәкләре белән аңа сыенды. Бу минутларда ул үзенең шашынып типкән йөрәгеннән, Тимернең аңа ягымлы пышылдавыннан кала берни дә сизмәде һәм ул үзен болытларда йөзгәндәй хис итте...
Әйе, бу кичтәге хисләр болыты аларны үзенә бөтенләй җәлеп итеп сөю, сөелү диңгезендә югалттырды һәм алар нәрсәләр генә эшләп бетермәделәр. Чәчәкләр җыйдылар, бөтен аланны ап-ак итеп каплаган ромашкалар өстендә аунадылар, аннан кайнарланган тәннәрен суытып, су коендылар.
Галиянең мондый кичне, үзен югалтырлык хискә бирелеп рәхәтлекне тоюы, беренче мәртәбә иде.
Озакламый таң ата башлаячагын аңлап ул, Тимергә тагы да катырак елышты һәм башын аның күкрәгенә куеп, мәңгегә аның йөрәгенең тибешен истә калдырырга теләгәндәй тынып калды. Инде алар аерылышканда офыктан таң шәүләләре беленә башлады һәм аның шәүләсе елгада йөгерек вак су дулкыннарында уйнап, аларда үзенчәлекле төс белән ялтырый башладылар.
"Кичер мине".
Повесть
Гыйлемхан Дәүләтшин
Дәвамы бар

"Кичер мине". - 5399055975607

Комментарии 2

Зиннатуллина Альфия
Зиннатуллина Альфия
❤️❤️❤️🎁
6 апр
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Марзия Арсланова-Султанова
    Марзия Арсланова-Султанова
    ❤️
    6 апр
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Новые комментарии
    Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
    Следующая публикация
    Свернуть поиск
    Сервисы VK
    MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
    Войти
    Минем дусларым

    Минем дусларым

    ЛентаТемы 129 717Фото 112 346Видео 533Участники 64 627
    • Подарки
    Левая колонка
    Всё 129 717
    Обсуждаемые

    Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

    Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.

    Зарегистрироваться