Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Повесть
Гыйлемхан Дәүләтшин
– Тимер, мине озатма, я кешеләр күрер! Рәхмәт сиңа, бу кичне миңа бүләк иткәнең өчен! Минем әле мондый рәхәтлекне тойганым булмады. Бу кичең миңа, мәңгелек бүләк булыр һәм мин моны беркайчан да оныта алмам. Сау бул!
Ул Тимерне каты гына итеп кочып үпте дә, өенә таба йөгерде.
Тимер бернидә аңламыйча калды.
– Галия, син кая, ә мин?! Нигә, берни дә әйтмичә мине ташлап китәсең? Мин инде сине яратырга өлгердем, ишетәсеңме!
– Юк, Тимер, мине эзләмә! Бүген сиңа минем белән рәхәт кенә булды. Син мине бик тиз онытачаксың! Син укыган, ә мин кем?! Бәхетле бул, оныт мине!
Галия бер минутка артына борылып карады да, күзләренә атылып чыккан яшьләреннән берни дә абайламый, авылга таба йөгерде.
Өенә кайтып кергәндә, аны өйалды баскычында әнисе көтеп утыра иде. Аның күз төпләре кызарган, йөзе борчулы. Кызы капкадан килеп керүгә, йөзе ачылып китте.
– Кызым, әнә таң атып килә, кайда югалдың шул хәтле? Ә мин нишләргә дә белмичә сине көтеп утырдым. Берәр хәл була калмадымы икән дип, кайгырып беттем. Нигә шул хәтле, кайда соңа калдың?
Галиянең су буенда алган рәхәтлекләре һәм хәзерге минутларга тикле ташламаган күтәренке күңеле чынбарлыкка кайтып, аны салкын су белән коендыргандай итте. Шул минутларда аның моңарчы күңелендә саклап йөргән әнисенә булган үпкәсе, яман шештәй бүселеп чыкты.
– Әни, мин бүген бер егет белән танышып, шуның белән булдым. Ул теге күрше авылдагы студентлар отрядыннан. Әйе, мин беренче тапкыр сөю, сөелүнең рәхәтлеген татыдым. Без бер-беребезне яратып өлгердек! Ләкин, әни, ул бит укыган, ә мин кем? Төзелештә, тегендә бар, моны алып кил кебек йомышчы! Безгә бүген рәхәт иде һәм алга таба да без үзебезнең мәхәббәтебезне үстереп, бәлкем кавыша да алган булыр идек. Ул бит булачак инженер һәм алар озакламый эшләрен бетереп китеп барачаклар. Нигә аңа төзелеш җыештыручысы?! Ә бит мин начар укымадым һәм менә әти белән сезнең аркада, укыйсы урында, эшләргә тиеш булдым. Ә син күрә торып исерек әтигә кияүгә чыккансың һәм үзең генә юньле тормыш күрми, хәзер безне дә шул тормышка өстерисең!
Галиянең соңгы сүзләре әнисенә зур үпкә, күзләреннән аккан яшьләре белән буталып әйтелделәр һәм ул әнисенә әйтергә тиеш булмаган сүзләрне әйтүенә үкенепме, әллә инде әнисеннән бала чактагы кебек яклау эзләпме, яшькә чыланган йөзе белән аның күкрәгенә сыгылып төште. Аның бөтен тәне калтырап, күкрәге сукылдап, сукылдап куя иде.
Кызының шулай турыдан-туры әйткән үпкәсенә, әнисенең дә күзләреннән яшь ага башлады. Ул калтыранган куллары белән кызын кочаклап, аның яшь белән юешләнгән чәчләреннән үбеп алды.
– Әй, кызым, борынгылар әйтмешли, язмышыңдагы кара сакалың, сине беркайчан да ташларга җыенмый икән шул. Бәлкем үпкәң дә дөрестер, чөнки мин ул кара сакалны үземнең язмышымнан алып ыргыта алмадым. Чөнки безнең язмышыбызга ул кара сакалны сугыш чоры һәм аның шаукымы белән калган сугыш чорының авыр еллары бүләк итте.
Әнисе кызын күкрәгенә тагы да кысып, авыр сулап куйды...
Әйе, аларның бала чагы, үсмер еллары авыр заманга туры килде. Бигрәк тә сугышта әтиләре билгесез югалганнарга. Сугыш башланганда аңа биш яшь иде. Ул әтисенең гармунчы һәм кара чәчле бик матур кеше икәнен хәтерли. Кызчык сугышның да нәрсә икәнен аңламаса да, башка бала-чагаларга һәм апаларына ияреп, сугышка китүчеләрне авыл башына хәтле озата барганын хәтерли. Ул чакта әтисе ипи тутырылган бөрмәле капчыгын аркасына биштәрләп, аны кулына күтәреп барды. Апалары яныннан бардылар, ә әнисе бик еш каты кычкырып елап әтисен кочаклады. «Безне ташлыйсың инде, синсез ничек яшәрбез?» Ул вакытта апалары да әниләренә ияреп каты кычкырып еладылар. Хәер, анда бөтен озатучы халык шулай елады. Авыл юлының үренә менгәнче балалар катыш халык төркеме, балаларның, хатын-кызларның нәрсәләрдер кыч
кырып елаулары, аларга катыш гармунга кушылып кайбер озата баручыларның кычкырып җырлаулары, әле һаман да аның колак төбендә яңгыраган кебек. Тау башына менеп җиткәч бер кеше алдан баручы атларны туктатып, халыкка артык бармаска, ә аларның әтисенә, тагы кемнәргәдер саубуллашып атларга утырырга кушты. Ул вакытны ул әле дә бик ачык хәтерли. Әтисенең күзләреннән яшь агып, ул аны шундый каты итеп күкрәгенә кысты һәм кытыршы битен аның битенә куеп озак кына җибәрмәде. «Кызым, Зөләйха, мин кайтканчы зур үс! Әниеңнең сүзен тыңла, миңа үпкәләмә! Бәлкем, сез бәхетле булырсыз!» Әтисе, аның бөтен битен юешләп үбеп алды һәм аны кочагында килеш ике апасын, әнисен кочаклап бик озак кына кочагында тотты. Әле һаман да тоткан булыр иде, теге абзый әтигә нәрсәдер кычкырды һәм әтисе тагы бер кат аларны күкрәгенә кысып куйды да, аларны калдырып китеп барган атлар артыннан йөгерде. Ул вакыттагы бөтен озатырга килгән кешеләрнең елавы, аны мәңгегә озатып барырдыр инде. Әтисенең сугыштан бер хаты килә һәм алга таба шул ук елны хәбәрсез югалды дигән хәбәре килде. Көз көне суыклар башланган иде инде, әниләрен каядыр җир казырга алып киттеләр. Алар өйдә өч кыз үзләре генә калды. Апалары да колхозда басу эшләре беткәнче мәктәпкә йөрмәделәр. Көндезләрен апалары эштә булгач, аңа өйдә берүзе утырырга туры килде. Ярый әле сыерлары бар иде, апалары кайтканчы аңа көне буе, я пичтә пешкән бәрәңге белән, я алар калдырып киткән бер телем ипи белән сөт ашады. Ул да күбесенчә куе сөт булмады, ә сепаратор сөте иде. Чөнки сөтне аерттырып, сөт өстен шунда ук сугышка дип алып калганнар. Башка елларны да кыш айларында әниләрен еракларга урман кисәргә кудылар. Ул аның нигә шулай булганын үсә төшәрәк кенә аңлады. Ире хәбәрсез югалган хатыннарны, балаларының ничә яшьтә булуларына карамастан, районнан нинди эшкә нәрәд килә, шунда җибәргәннәр. Чөнки алар ул заман өчен иң карусыз эшчеләр була. Тыңламасаң, төрмәгә эләгүең булган. Инде аңа сигез яшь тулгач җәй көне колхозның бригадиры Сәлимә апасы аңа әз булса да эшкә чыгарга кушты.
– Зөләйха, сеңлем, әниегезгә авыр! Хәзер инде сыерыгыз да үлде, кышка корма җыя алмадыгыз шул. Ул булган булса хет рәхәтләнеп сөт ашаган булыр идегез. Нишлисең инде, бер сез генә түгел, бөтен халык шул хәлдә! Түзәргә инде, барыбызга да! – дип авыл бригадиры Сәлимә апасы аның белән олылардай сөйләшкәндәй сөйләшеп, иртәгә колхозның кәбестә бакчасына эшкә чыгарга кушты. – Сез ун кыз, барыгыз да бер яшьтә дип әйтерлек, кәбестәләргә су сибәрсез, чүпләрен утарсыз һәм көндезге әбәд вакытында бер телем ипи белән ботка һәм бер стакан сөт ашарсыз! – дип ул аның башыннан сыйпап чыгып китте.
Икенче көнне Зөләйха кайчандыр әтиләре базардан апаларына чишмәдән су ташырга сатып
алып кайткан чиләкләрне бәләкәй көянтәгә асып, ферма астындагы яшелчә бакчасына төшеп китте. Яшелчә бакчасы бер яктан кешеләрнең бәрәңге бакчаларына орынып торган таллык белән, икенче яктан ярлары урыны белән хәтта текә һәм су кырыйлары вак тал, җирек катыш кыяк үләне белән араланган Урман елгасына чикләнә. Зөләйханың моныңчы авылның бу очында әле булганы юк иде. Ул яшелчә бакчасына Саимәләр тыкырыгыннан төшеп, су буенда туктап калды. Бакчада, зур шалаш тирәсендә йөргән Фәескан бабайдан кала беркем дә күренми. Ул яр кырыена килеп, аякларын текә ярдан салындырып елганы күзәтә башлады. Су урыны белән гөрәвек кебек кабырчык дулкыннар, урыны белән пыяла кебек тигезлек хасил итеп әкрен генә агып ята. Ә тал чыбыклары суга тигән урыннарда тамчылар ясап, кояш нурларында күзне камаштырырлык җемелдиләр. Су өстеннән яр карлыгачлары канатлары белән суга тигәләп һәм яр биеклегендә очкалап нәрсәдер эзлиләр. Куе таллыктан сандугач сайравы ишетелә, кайбер чакларны аңа ияреп күке күкелди. Елганың икенче як ярыннан башланып киткән болында тартар тавышы ишетелә. Зөләйха шул минутларда кошларга һәм хәтта елгага да көнләшеп куйды. Әнә, аларның бер кайгылары да юктыр! Нәрсә эшлиселәре килә, шуны эшлиләр. Иренмә генә җәй көне, аларга бит ашарларына нәрсә кирәк, шуны табып алып ашыйлар. Ә елганың бөтенләй кайгысы юктыр. Ага да ага инде! Яңгыр яуса, суы арта. Балыклары рәхәтләнеп уйнап йөри. Шул, елганың бер мәртәбә тегермән арыгын бөяп бетергән көнне суы пычранып, балыклары исереп ала. Ул көнне апаларына ияреп аның да елгага төшкәне бар. Аны суга кертмәделәр. Ул апаларының су өстенә исереп чыккан балыкларны чигелгән челтәр белән ничек сөзгәннәрен карап йөрде. Ул көнне алар бер чиләкләп балык тотып алып кайттылар. Ләкин балыклар аңа ошамады. Алар тәмсез иде. Ә инде тавыклар рәхәтләнделәр ашап. Зөләйха онытылып утырганда әкренләп аның янына үзе кебек, хәтта әзрәк зур кызлар да җыелып бетте һәм алар җыйнаулашып бакча эчендәге шалашка таба юл алдылар. Кәбестәләрне шушы көннәрне генә утыртканнар ахыры, алар зәңгәрләнгән нәзек кенә сабаклары белән бик тә ямьсез мескен утыралар иде.
Фәескан бабай аларны кычкырып каршы алды. Кычкырмаса да ишетерләр иде, алар бит әле яхшы ишетәләр. «Я бәлкем үзе чукырырактыр!» – дип уйлап куйды Зөләйха аның турында. Хәер, аны авылда иң зур яшьтәге бабайга саныйлар.
– Сәлимә менә кемнәрне җибәргән миңа ярдәмгә! – диде, Фәескан бабай, иреннәренә елмаю чыгарып. – Болай булса, бу чылтым-пылтыйк кәбестәләр берсе дә үлми фронтка барып җитәчәкләр. Менә шулай, кызлар, әгәр дә без аларга туйганчы су сибеп, вакытында чүпләрен утасак, менә дигән, күп итеп кәбестә фронтка җибәрербез. Ә бу инде, балалар, сезнең фронтка ярдәмегез булачак! Килгәндә күргәнегездер инде, әнә алар ничек зәгыйфь утыралар. Утыртуын сыер савучылар утыртты, ә менә су сибәргә көчләре җитми, чөнки алар да көне-төне эштә. Кич-иртә сыерларын савалар, ә көндез яртылаш һәм төннәрен яртылаш ындыр табагында икмәк белән эшлиләр. Менә Сәлимә апагыз белән киңәшеп, сезнең кебек уңган кызларга әйтергә булдык. Минем исемем Фәескан бабай! Эшкә көн дә килергә һәм минем сүзне тыңларга! Әйдәгез, хәзер беренче чиратта елгадан су ала торган җирләрне билгеләп, ярдан менеп төшәргә баскыч ясыйк. Хә-зер көрәкләр алыгыз да минем арттан! – дип, үзе артыннан кызларны ияртте.
Менә шулай, шул көннән Зөләйханың эш көннәре башланды. Ун кыз, көянтә чиләкләр асып, яшелчә бакчасы кырыеннан аккан Урман елгасыннан су ташып, көне буе шул өч гектарлы кәбестә-гә су сиптеләр. Бер ике-өч көн Фәескан бабалары аларны ияләнсен өчендер инде, иртәнге җидедән унбергә тикле, аннан ике сәгать ял, ә аннан инде эшләре беткәнче. Өч көннән соң иртәнге биштән унга тикле һәм өйләдән соң, өчтән су сибеп бетергәнче. Әбәтләрен сәгать унга ашадылар һәм шалаш эченә тезелешеп сәгать өчкә тикле йокладылар. Алар уянуына Фәескан бабалары аларга балык шулпасы пешереп куя. Ул шулпада бәрәңге дә юк, ә аның урынына болыннан җыеп алынган балтырган башлары, әнис һәм кайбер көннәрне йонлы көпшәтамырын сала. Ә инде суган урынына чыпчык кузгалагы һәм бармак тикле маймыч балыклар. Зөләйханың, бәлкем әле бер кызның да моныңчы андый шулпаны ашаганы булмагандыр. Аның тәмлелеге хәзер дә тамак төбендә тора. Балыкны ул үзе үргән сөкә белән тота иде. Аның эре балыклары да булгандыр, анысын инде өенә алып кайткандыр. Беренче көннәрне үтереп арытты һәм өйлә йокысыннан Фәескан бабай аларны көчкә уята иде. Аннан инде ашау да әйбәт булгангадыр һәм үзләре дә эшкә ияләнгәнгәме, әзрәк черем итүгә, елгага су ко*енырга. Кайберләре штаннары белән, кайберләренең штаннары гел ямаулыкта булганнары бөтенләй штансыз тирә-якны шау-шуга күмеп су коендылар. Кайбер, су сибәселәрен онытып су коенган чакларны Фәескан бабай яр кырыена килеп җитми генә аларга кычкыра иде.
– Кызлар, дөньяларыгызны онытмагыз, шулпа әзер, алайса суына! – дип.
Алар инде тагы берәр чумалар иде дә, талга элгән киемнәрен эләктереп шалашка йөгерәләр. Яңгыр явып китсә, алар өчен бәйрәм булды. Су ташыйсы юк, ә чүп алар өчен уен гына булса да, урыны белән котырган билчән бәләкәй генә йомшак учларына, яланаяк тәпиләренә кадалып йөрәкләренә төшә иде. Әле бит аның тамыры да алабутаныкы кебек тиз йолкынмый һәм кайберләрен тартып чы-гарырга да көчләре җитмәде. Андыйларны китмән белән кистерделәр.
"Кичер мине".
Повесть
Гыйлемхан Дәүләтшин
Дәвамы бар

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1