Предыдущая публикация
Минем дусларымМакнуна Хурамшина(Ямалова)

Минем дусларым

5 апрпредложила 
Макнуна Хурамшина(Ямалова)

"Кичер мине".

Повесть
Гыйлемхан Дәүләтшин
Зөләйханың китмәне көрәк тимереннән, әтисе сугышка тикле бәрәңге өяргә ясаганга зур да, аның бәләкәй куллары өчен авыр һәм җайсыз да иде. Бер көнне төнлә явып киткән яңгырдан соң Фәескан бабалары аларга бүген көне буе су сипмичә үлән чүбе утарга, ә аннан инде кәбестәләрнең төпләренә балчык өяргә кушты. Ул, аларга рәт арасында теләсә ничек буталып йөрмәс өчен, һәр кызга өчәр кәбестә рәте бүлеп бирде.
– Кызлар! Яңгыр төнлә әйбәт яуган. Болай булса, безгә өч көнләп кәбестәләргә су сипмичә чүп утап, асларын өйгәләп чыгарга туры киләчәк. Әлегә өч рәтләп тотынабыз һәм шушы өч көндә бу эшне безгә бетерергә кирәк!
Зөләйхага, рәтенең урта бер җирендә унлап метр булгандыр, эре үсеп киткән билчәнле җир эләкте. Билчәнле җиренә тикле кәбестә арасына сирәк кенә булып алабута һәм чәчәк атарга җы-енып килгән шалкан яфраклы сары чәчәк үскән иде. Ул билчәнле җиренә тикле бик тиз эшкәртте, ә билчәнне куллары белән тартып карады, утарга көче җитмәде. Билчән аннан көлгәндәй Зөләйха-ның кулларына чәнечкеләрен кадап, сабагындагы яфракларын гына сызыртып чыгарды. Учлары-ның авыртуына түзә алмыйча, аның күзләреннән яшьләр ага башлады. «Ничек аңа гына эләкте ул каһәр суккан билчән. Хәзер күрсәтәм мин сиңа!» – дип сөйләнеп Зөләйха китмән алып килергә шалашка йөгерде. Үзенең китмәнен өем арасыннан табып кулына алганда, аның авырлыгыннан һәм учлары белән кысып тотмаганда җайсызлыгыннан, учларына энәләр белән кадагандай авырттырып куйдылар. Ул бу килештән эшли алмаганын аңлап, эчтән генә тавышсыз елый башлады. Нишләргә? Кызлар озакламый чүпләрен утап бетерәләр, ә аннан ашагач ялдан соң өя башлаячаклар. Ә ул нишләр? Шул вакыт аның күзенә Нурзидә исемле кызның китмәне чалынды. «Әгәр дә ул хәзер Нурзидәнең китмәнен алып торып, кызлар ял иткәндә эшләсә?» Бу уй Зөләйханы шыңшуыннан туктатып, күзләрендә шатлык уятты. Аның бер мәртәбә бәрәңге өйгәндә әнисенең көрәк сабына әрекмән яфрагы бәйләгәнен күргәне бар. Нигә бәйләгәнен сорагач ул аңа, учлар кабармасын өчен, дигән иде. Хәзер Зөләйха Нурзидәнең китмәнен алып кулына тотып карады. Җиңел дә, тимере дә кайраганлыгын күрсәтеп, үткен җире ялтырап тора. «Аның әтисенең бер аягы булмаса да, ул аягына агачтан бүкән ясап, ничек тә эләктереп өй тирәсендә йөри шул. Әнә, кызына нинди китмән ясап биргән, әле үткен дә күренә», – дип уйлап ул, шалаш тирәсендә беркемгә дә исе китми үсеп утырган үги ана яфракларын җыеп, шалаш эченнән тапкан мунчала белән яфракларны китмән сабына бәйләп куйды. Чынлап та әнисе дөрес эшләгән икән, болай тотарга бик җайлы булмаса да, уч төпләре авыртмый иде. Ул хәзер күрсәтәчәк билчәннәргә һәм кызлар әбәдкә җыелганчы билчәннәрне юк итәчәк. Инде әбәд ашаганнан соң кызлар ял иткәнче, рәтендәге кәбестәләрне өеп өлгерер. Өлгерми, Нурзидә аның китмәнен алганын белсә, бөтен ачуын аннан алачак. Нинди кыздыр инде ул? Сугыштан әтисенең аяксыз кайтуына без гаепле түгел бит инде. Әнә, әтиләренә үлгән хәбәре алганнар һәм хәбәрсез югалганнар да хәйран гына. Ә аның әтисе аяксыз булса да кайткан һәм кызына менә дигән китмән дә ясап биргән. Ә ул шуңа да риза түгел. Ә безгә нишләргә? Без инде әтиләребезне беркайчан да күрмәячәкбез! Зөләйха, күзләреннән атылып чыккан яшьләрен кул аркасы белән сыпырып алды һәм, эченнән генә ачу белән барсына да билчәннәрне гаепләпме, үз алдына сөйләнеп алды. «Хәзер укытам мин сезгә учларымны авырттырган өчен, тамырларыгызны кистереп!» – дип. Аннан, кайсы утырып, кайсы бөкерәеп чүп утаучы кызларга күз төшереп алды да, үзенең рәтенә йөгерде. Ул өлгерергә тиеш! Кызларның күбесе арыгандыр да инде, чөнки күбесенең рәтендә алабута белән сары чәчәк хәтта кәбестәләрне дә каплап китә башлаган. Алар хәзер чүпне әзрәк йолкып, бик еш кына тураеп, берберләре белән нәрсә турында булса да сөйләштергәли башладылар. «Кешедә эшем юк, Нурзидә бетергәнче эшемене бетереп, китмәнен урынына куярга кирәк. Алайса ул үзенең китмәне белән берни дә эшли алмаячак. Ә иртәгә үзләрендә бәләкәй китмән тапмаса, күршеләрдән сорап торасы булыр», – дип Зөләйха рәтенә барып җитеп тагы да ачу белән билчәннәрне кистерә башлады. Чынлап та, Нурзидәнең китмәне бик үткен һәм билчәнгә ике мәртәбә чабарга да туры килми, бер чабуда ятып кала иде.
Зөләйха әбәдкә тикле билчәннәрне чабып бетерде һәм әбәд ашап бетерүгә кызлар шалаш эчен-дә ятырга җыенганда рәтенә китмән белән кәбестә өергә чыгып китте. Кызлар инде ял итеп балык шулпасы ашый башлаганда да, ул алар янына килми кәбестәләрне өюен дәвам итте. Инде күптә калмаган иде, шалаш янында Нурзидә тавыш кубарып, Фәесхан бабайга зарлана башлады.
– Фәесхан бабай, минем китмәнем юк, кемдер урлаган! – дип, акырып елап җибәрде. – Хәзер өйгә кайткач әтигә нәрсә әйтәм инде? Ул миңа болайда: «Китмәнеңне югалтма, алайса әниеңнең китмәне белән эшләрсең!» – диде.
– Нурзидә, елама! Мин монда көне-төне, бер чит кеше дә килгәне юк. Бәлки танымыйсыңдыр гына! Әйдә, санап чыгыйк әле китмәннәрне. Кызлар, әйдәгез һәрберегез үзегезнең китмәнегезне алыгыз әле.
Кызлар пыр тузышып үзләренең китмәннәрен алып кырыйга бастылар. Өемдә бер зур бәрәңге өя торган китмән калды.
– Менә барыгызның да китмәннәре монда бит. Ә монысы кемнеке? Бәлки синең китмәнеңне Зөләйха алып торгандыр. Янына барып белешеп кил, кем китмәне анда, үзенекеме, әллә синекеме?
Шул вакыт бер кыз калган китмәнгә төртеп күрсәтеп:
– Бу бит Зөләйха китмәне! – дип кычкырды Фәесхан бабасына карап.
Аның сүзләре Нурзидәгә җитә калды. Ул ачудан кызарган йөзен бүлтәйтеп, Зөләйханың китмәнен кулына алды да:
– Хәзер күрсәтәм мин аңа минем китмәнне алганы өчен, – дип, Зөләйха янына йөгерде. – Син сатлыкҗан кызы! Хәзер шушы китмәнең белән башыңны ярам! Әти аны сезнең кебек сатлыкҗан-нарга дип ясамады.
Ул йөгереп барган уңайга китмәнне күтәреп Зөләйханың башына сугырга уйлаган иде, барып чыкмады. Ул авыр китмәнне Зөләйха янына күтәреп барганчы, аның куллары арыды һәм ул китмәнен ташлап, куллары белән аның күлмәгеннән эләктереп егарга уйлады. Шул арада Зөләйха аның чәчләреннән эләктереп үзенә тартты. Һәм икесе дә акырып елашып берсен берсе тарткалый башладылар. Нурзидәсе бер туктамый: «Сатлыкҗан, немес калдыгы!» – дип кычкыра-кычкыра бер кулы белән Зөләйханың күлмәгенә чыкырдатып ябышкан, ә бер кулы белән Зөләйханың кулын эләктермәкче була. Зөләйха, Нурзидәнең чәчләрен эләктергән килеш куллары белән үзенә тартып, аны екмакчы була. Шалаш янындагы кызлар барсы да алар янына йөгереп килеп, аларның тартышуларын карап тора башладылар. Шул мизгелдә авырткан аякларын сөйрәп Фәесхан бабай килеп җитмәсә, кызларның бу елый-елый тарткалашулары нәрсә белән беткән булыр иде...
Фәесхан бабай аларны бер-берләреннән аерып ачулана башлады.
– Ике әтәч! Тапканыгыз бүләр нәрсә. Нурзидә, сиңа алай итәргә кирәк түгел иде. Күрмисеңмени аның китмәнен. Сезнең өчен күтәрерлек тә түгел. Ә син, Зөләха, әйбәтләп сорап торырга иде. Биргән булыр иде, тавыш та чыкмас иде. Ә хәзер бер-берегездән гафу итүегезне сорагыз! – дип Фәесхан бабай аларны кара-каршы бастырып куйды.
Зөләйха үзенең дөрес эшләмәгәнлеген аңлады, ләкин сораган булса, ул аңа китмәнен үлсә дә биреп тормаган булыр иде. Нурзидә бит хәбәрсез югалганнарны бөтенләй күрә алмый. Аның әтисе сугышып аяксыз кайткан, ә безнекеләр аныңча пленда рәхәтләнеп сугыштан качып яталар һәм сугыш беткәч бернинди яралысыз исән кайтачаклар. Ярар инде, Фәесхан бабай әйткәч, сорарга кирәк булыр дип, ул Нурзидәнең кулыннан тотып гафу үтенергә уйлады һәм кулларын сузганда Нурзидә аның кулларына сугып:
– Син тагы сатлык кулларыңны сузасыңмы, немес калдыгы! – дип кычкырды.
Зөләйханың өстенә салкын су белән койдылармыни, ул үкереп елап елгага таба йөгерде. Шул минутларда әтиләре хәбәрсез югалган кызларның да күзләреннән яшь агып, алар да Зөләйха артын-нан йөгерделәр. Һәм кәбестә басуы, табигатьнең үзенчәлекле шау-шуын бозып, балалар елавына күмелде. Бу күренештән Фәесхан бабайның да күзләреннән яшь чыгып, тәмәкедән саргайган мыекларын чылатып куйды. Аңа балалар җәл иде. Югыйсә, шушы кәбестә басуындагы чыгып килгән чүптән чүт кенә калку балалар, шушы яшьләреннән мондый авыр эшләрдә эшләргә тиешләр идеме? Бүгенге балачакларыннан ук шундый түбәнсетелеп кимсетелүгә алар лаеклымы? Мескен балалар! Болар бит барсы да бүгенге политиканың идеологиясеннән чыга һәм алга таба аларның язмышлары әле ничек булып бетәр?
Фәесхан бабай күзләрен сөртеп шалаш эчендәге эчәргә дигән сулы чиләктән кулына су агызып битенә сирпеде һәм үзен тынычландырып балаларны җыеп алып, әз булса да сугыш хәлләрен әйтеп китәргә булды. Ул шалаштан чыгып, шалаш янында басып калган өч кызга бөтенесен дә җыеп алып килергә кушты. Кызлар өч төркемгә бүленеп, кайсы кая таралып беткәннәр иде. Алар шалаш янына җыелып беткәч, аларның барсын да шалаш эченә чакырды һәм кайсы кая утырып беткәч:
– Балалар! Бүген бер-берегезгә әйткән сүзләрегезне беркемгә дә әйтмәгез. Мин ундүртенче елны немесләр белән сугышта һәм аннан соң гражданнар сугышында өч ел сугышта булдым. Сугышта син үзең турында гына уйлап тора алмыйсың, чөнки үлемнең кайсы яктан килгәнен белә алмыйсың. Синең алдыңа кулган бурыч, һәм күбесенчә син аның турында гына уйлыйсың. Ә менә сезнеңчә бер-берегезгә кычкыруыгыз, болар берсе дә дөрес түгел. Хәбәрсез югалу, бу бит әле пленга төшү генә түгел. Өстеңә бомба, я снаряд төшеп сине чәрдәкләп ата, я балчык белән күмеп куя. Сине таба алмыйлар һәм эзләп вакыт та уздырмыйлар. Ә чынлап та пленга төшсә, ул әле исән калу түгел. Чөнки алар лагерьларда ач яшәп кырылалар гына. Шуның өчен, балаларым, сезгә язмыш шундый сынаулар әзерләгән икән, бу сынауны беркайчан да берүзең генә, иптәшләреңнең ярдәмесез үтә алмаячаксың! Ә яшәр өчен бер-береңә таянып көрәшергә кирәк! Ә син, Нурзидә, әтиеңнең аяксыз кайтуына бәхетле кыз! Әнә, ул сиңа нинди үткен, бәләкәй булса да синең өчен җайлы китмән ясап биргән һәм алга таба да үзе исән чагында ул сиңа һәрвакыт ярдәм итеп торачак. Ә менә әтисезләргә кем ярдәм итәчәк? Үзләренә үзләре генә! Шушы минутлардан соң берберегезгә андый кимсетү сүзләре әйтмәгез һәм безгә ул фашистларны җиңеп чыгу өчен бердәм булырга кирәк! Ә хәзер өйләрегезгә таралыгыз, ә иртәгә бүгенге көн өчендә эшләргә туры киләчәк, чөнки безнең бу тырышлыгыбыз фронт өчен, җиңү өчен!
Озакламый, печән вакыты җиткәндә, кәбестәләр астагы яфракларын зурайтып һәм тагы өстәмә яфраклары белән рәт араларын күрсәтеп, горур гына утыра башладылар. Хәзер инде аларга су сипмәсәң дә төнге һәм иртәнге дымлы һавадан үзләренә су тамчылары җыеп үзләрен туйдырыр дәрәҗәгә җиткәннәр иде. Халык болынга печән чабарга төшкән көннең өченче көнендә, алар әбәд ашап утырганда яннарына бригадир Сәлимә апа килде.
– Исәнмесез, кызларым? Ничек сез миңа ярдәм иттегез! Бу ярдәмнең миңа ничек кирәклеген мин үзем белән, Фәесхан бабаегыз гына белә. Мең рәхмәт сезгә, яныкайларым! Күреп торасыздыр инде, печән өсте җитте һәм иртәгедән башлап арыш уруны башлап җибәрәбез. Шушы өч көн эчендә чалгы тотарлык барлык халык печән чабуда булды, ә менә иртәгедән утызлап хатынны арыш урырга аерырга туры киләчәк. Ә печәндә ул хатыннарны, балаларым, сезнең белән алыштырырга туры киләчәк. Мин рәхмәтле сезгә, колхоз өчен авыр минутларда булышуыгыз өчен! Иртәгә барыгызга да тырмалар тотып болынга! Анда да әбәд шулай ук бер телем ипи һәм бер стакан сөт булачак. Әле бәлкем Фәесхан бабагыз сөкәләрен күберәк куеп балык тота алса, кичкә таба шулай ук балык шулпасын да әзерләрбез һәм бер дүрт көннән яңа арыш ипиен дә пешерә алырбыз, дип уйлыйм.
Икенче көнне аны әнисе апалары белән бергә иртәнге сәгать биш тулганда уятты.
– Зөләйха, кызым, тор, апаларың белән печәнгә! Бәләкәй апаңның тырмасын алырсың, әтиең аны сугыш башланасы елны ясап биргән иде. Ә мин бүген болынга төшмим, ә арыш урырга барам. Апа-ларыңнан калма, алар чалгы белән. Күлмәгеңне дә, әнә теге ак чәчәкле, ямаусызын ки!
"Кичер мине".
Повесть
Гыйлемхан Дәүләтшин
Дәвамы бар

"Кичер мине". - 5399055797431

Комментарии 1

Зиннатуллина Альфия
Зиннатуллина Альфия
❤️❤️❤️ яфаланган инде кубме халык.
6 апр
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Новые комментарии
    Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
    Следующая публикация
    Свернуть поиск
    Сервисы VK
    MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
    Войти
    Минем дусларым

    Минем дусларым

    ЛентаТемы 129 715Фото 112 344Видео 533Участники 64 626
    • Подарки
    Левая колонка
    Всё 129 715
    Обсуждаемые

    Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

    Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.

    Зарегистрироваться