Предыдущая публикация
Минем дусларымМакнуна Хурамшина(Ямалова)

Минем дусларым

14 марпредложила 
Макнуна Хурамшина(Ямалова)

ДОГАЛАР

Мәрхүмнәрне шатландырыр өчен, изге эшләрне ничек башкарырга?
Кайберләре кабер ташын зуррак куярга, күп итеп чәчәкләр, агачлар утыртырга кирәк, алар мәрхүмнәрнең күңелләрен күтәрер дип уйлый.
Юк, җәмәгать ! ! !
✔Җир өстендә каберлек кырыенда нәрсә генә эшләсәк тә, ул мәрхүм өчен мөһим нәрсә түгел шул.
✔Киресенчә, кабер өстендә артыгын кылану, кирәкмәгән эш булып саналырга мөмкин.
✔Ул очракта савап бик аз, гөнаһ та була ала.
Без Пәйгамбәребез ﷺ
тарафыннан киңәшләрне үтәсәк, тагын да яхшырак булыр иде.
Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәребез ﷺ
торганда шундый хәл була: бер егет әтисен күмә, куллары балчык белән пычрана, ләкин күңелендә әтисен шатландыру теләге була.
Егет Пәйгамбәребезне ﷺ
Мәдинә мәчетендә таба.
Ул егеткә алты киңәш бирә.
«Шуларны эшләсәң, Аллаһ, әтиең синнән разый булыр, ата-анаң алдында булган бурычны үтәрсең», — ди.
«Беренчедән, әтиең өчен догада бул», — дип әйтә.
Кемнәрдер мәчеткә барып, аны аксакаллар гына укый белә дип уйлый.
Бу алай түгел.
Кулларны күтәреп, кыйбла ягына карап, «БисмиЛләһир-Рахмәнир-Рахим» дип әйтеп, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк.
Гарәпчә сорый белмисез икән, татарча сорагыз.
Нинди телдә сөйли беләсез, шул телдә Аллаһы Тәгаләгә ялварыгыз.
Аллаһ барысын да ишетә.
Иң мөһиме, бу доганы кылганда күңелебездә ихлас теләк булсын.
Ул теләк газиз әти-әниләргә булган мәхәббәт белән бәйле.
«Шушы ата-анага булган мәхәббәт хисе һәм ата-ананың балага карата хисе шулкадәр көчле, Аллаһ бу доганы алар арасында бернинди пәрдәсез кабул итә», — ди Рәсүлебез ﷺ.
«Фәлән-фәлән кеше өчен дога кылыгыз әле дип еш сорыйлар.
Әйе, без кылабыз, ләкин иң көчле дога — яратып сораган дога, ә иң яратып сораган доганы бала гына әти-әнисенә җиткерә ала.
Булдыра алган кадәр үзегез кылыгыз.
Пәйгамбәребез ﷺ
бер хәдисендә: «Әгәр ата-анаң синнән разый булса, Аллаһ та синнән разый булыр», — ди.
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы — безнең дөньяның бәрәкәте булып тора.
Хәзерге кешеләр әти-әнисен, әби-бабасын гына белә.
Барлык җиде буыныңны белү кирәк шул.
Тарихы булмаган халык бик тиз юкка чыга.
«Әти-әниләребез исеменнән җәмгыятькә реаль файдалы булган гамәлләр эшләргә кирәк»
Икенчесе: тәүбә-истигъфар кылу, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау.
Гөнаһсыз кеше юк.
Шуңа да без һәрвакытта дога кылып торырга тиеш.
Күбесенчә «Йәсин» һәм «Мульк (Тәбарәк)» сүрәләрен укыйлар, шуны укыганнар кабер газабына дучар булмый торган затлар, диләр.
Никадәр күбрәк укысак, шулкадәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булачак.
Өченчесе: «Без вафатларның бурычларын үтәргә тиеш», — ди Рәсүлебез ﷺ.
Әгәр кеше ниндидер вәгъдә биреп әйтеп киткән икән (мисал өчен, мин бу авылда күпер салачакмын дип), баласы шушы күперне салырга тиеш.
Әгәр дә вәгъдәсен үтәмәгән икән, аның хәле бик үк яхшы түгел дип әйтелә.
Дүртенчесе: туганлык җепләрен саклагыз.
«Кем туганлык җепләрен өзсә, намаз укыса, ураза тотса да, бу кешедән кабул булмый», Аллаh сакласын.
Туганлык җепләрен өзү - иң зур гөнаһларның берсе булып санала.
Ата-аналар кем белән туган булган, без дә алар белән туганлыкны сакларга тиеш.
Бишенчесе: дуслыкны саклау.
Ата-аналарыбыз кем белән дус булган, безгә дә алар белән дус булырга кирәк.
Әгәр дә шул дус үлгән булса, балалары белән дус булыгыз.
Алтынчысы: әти-әни исеменнән изге гамәл кылу, ул да булса сәдака дип атала.
Моңа һәрбер эш, һәр сүз, киңәш, изге гамәл керә. Безгә җанның хәлен күтәрү мөһим.
Җанны шатландыру бу юллар белән башкарыла:
Әти-әниләребез исеменнән җәмгыятькә реаль файдалы булган гамәлләр эшләргә кирәк.
Мәрхүм исеменнән хәтта хаҗ да кылып, корбан да чалып, мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр салдырып, кое-казытып була.
Бу — мәрхум өчен зур дәрәҗә булып тора.
Хəбир хəзрəт Хано

Комментарии 20

Лира Фахуртдинова(Белялова)
Лира Фахуртдинова(Белялова)
🙏🙏🙏
14 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Фаниля Хаертдинова( Лукманова)
    15 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Закия Файзуллина
    Закия Файзуллина
    15 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Закия Файзуллина
    Закия Файзуллина
    15 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Таскира Медведева(Сахиулина)
    Таскира Медведева(Сахиулина)
    Аминь
    15 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Багиза Зиятдинова
    Багиза Зиятдинова
    15 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Резида Гарифуллина-Сайфуллина
    Резида Гарифуллина-Сайфуллина
    15 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Гульназ Хамзина (Денишева)
    Гульназ Хамзина (Денишева)
    🤲🤲🤲
    15 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Альфира Касимова (Кабирова)
    Альфира Касимова (Кабирова)
    Амин
    15 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Райхана Хайрулина (Хуснутдинова)
    Райхана Хайрулина (Хуснутдинова)
    Амин.
    16 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Сания Сагитова (Сайфутдинова)
    Сания Сагитова (Сайфутдинова)
    16 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
     Сайда Альбекова
    Сайда Альбекова
    Амин
    16 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Рания Хусаинова
    Рания Хусаинова
    Амин.! Зур Ряхмят!
    16 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Милауша Сеногноева(Сайфутдинова)
    Милауша Сеногноева(Сайфутдинова)
    Амин.
    16 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Милауша Сеногноева(Сайфутдинова)
    Милауша Сеногноева(Сайфутдинова)
    Фитыр садака кайчан бирелерга тиеш?
    16 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    ирек шарафутдинов
    ирек шарафутдинов
    ответил Милауше
    Фитр садака Рамазан аенын ахыргы коннэрендэ бирелергэ тиеш, гает конне берген садака фитр садакасы булмый уже.
    19 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Рамия Атзитарова (Хайруллина)
    Рамия Атзитарова (Хайруллина)
    Амин 🙏
    20 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Анна Скуматенко
    Анна Скуматенко
    21 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    РАВИЛЬ и  САРИЯ Сулеевы
    РАВИЛЬ и САРИЯ Сулеевы
    🙏
    28 мар
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Сария Фахретдинова
    АМИН🤲🤲🤲
    14 апр
  • Нет комментариев
    Новые комментарии
    Новые комментарии
    Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
    Следующая публикация
    Свернуть поиск
    Сервисы VK
    MailПочтаОблакоКалендарьЗаметкиVK ЗвонкиVK ПочтаТВ программаПогодаГороскопыСпортОтветыVK РекламаЛедиВКонтакте Ещё
    Войти
    Минем дусларым

    Минем дусларым

    ЛентаТемы 129 706Фото 112 337Видео 533Участники 64 612
    • Подарки
    Левая колонка
    Всё 129 706
    Обсуждаемые

    Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного

    Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.

    Зарегистрироваться