
БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !
АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !
КАДЕР КИЧЕнең ТЕЛӘК-ДОГАЛАРЫ
Әгүүзү билләәһи минәш шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Шайтаннан качып, Аллааһка сыенам! Рәхмәтле һәм Шәфкатьле Аллааһ исеме белән башлыйм!
ЙӘӘ РАББЫМ АЛЛААҺ!
СИН – БӨЕК, КАДИР, КОДРӘТЛЕ, РӘХИМЛЕ, ШӘФКАТЬЛЕ, КҮРҮЧЕ, БЕЛҮЧЕ, ИШЕТҮЧЕ, КИЧЕРҮЧЕ, ЯРДӘМЛЕ!
СИНнән генә сорыйм: БЫЕЛГЫ УРАЗАМны шартларына туры китереп, тотып, пакьланып чыгарга бир миңа ярдәмеңне. Кабул ит тәүбәләремне. Кичер барлык гөнаһларымны, хаталы уйларымны, гамәлләремне.
Йәә Раббым Аллаһ!
КАДЕР КИЧЕн табуда бир миңа сиземлек. Ул төнне тәүбәдә, догада, зикердә, намазда үткәрергә ярдәм ит. Мин үзгәрергә телим. Ярдәм ит тискәре сыйфатлардан: начар гадәтләрдән, әдәпсез гамәлләрдән арынырга.
Йәә Раббым Аллаһ!
Юмартлык, тугрылык, дуслык, иптәшлек, нечкә күңеллек, миһербанлык, шәфкатьлек, ягымлык; иманлы, һидәятле, әхлаклы, вәгъдәле, амәнәтле, шөкерле, рәхмәтле, ярдәмле, игелекле, изгелекле булу кебек күркәм сыйфатлар белән бүләклә үземне, гаилә әгъзаларымны, туганнарымны, күршеләремне, авылдашларымны һәм барлык мөселман кардәшләремне.
Йәә Раббым Аллаһ!
Бир тәүфыйгыңны: үземә, гаиләмә – бала-оныкларыма, карендәшләремә, туганнарыма, нәсел-ыруыма, күршеләремә, ватандашларыма, барлык мөселман кардәшләремә. Үзара бердәмлектә, дуслыкта, татулыкта булып, кушканнарыңны кылып, тыелганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп ит!
Йәә Раббым Аллаһ!
Дөньяда да, ахирәттә дә безгә имин, бәхетле, хасиятле тормыш бир. Бәракәт бир: ризыгыбызга, вакытыбызга, гыйбәдәтләребезгә, догаларыбызга, зикерләребезгә, кылган гамәлләребезгә.
Йәә Раббым Аллаһ!
Үзең безне сакла: Үзеңнең ачуыңнан, гаделсезлектән, тәкәбберлектән, хөсетлектән, көнчелектән, гайбәттән, риядан, рибадан, хәрамнан, ялганнан, хурлыктан, фәкыйрьлектән, мохтаҗлыктан, сихер-бозымнардан, җәбер-золымнардан, шайтан зәһмәтеннән, җәһәннәм газабыннан, Дәдҗәл дәхшәтеннән, йогышлы авырулардан, әхлаксызлыктан, сабырсызлыктан.
Йәә Раббым Аллаһ!
СИҢА гына гыйбәдәттә, СИҢА гына мохтаҗлыкта, СИҢА гына сәҗдәдә булырга насыйп ит!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 61