
Никтер гашыйкмын акчага,
Аны шундый яратам.
Ә ул ычкыну ягында,
Ничә карама, трат-та-там.
Яратканымны белә,
Шуңа борыны гел күктә.
Кадерләп, кысып тотам,
Әмма учта тормый күп тә.
Үзен әллә кемгә куя
Талаштыручы кәгазь.
Акча –бәхет түгел дию,
Чи ялган, буш вәгазь.
Тусаң да, авырсаң да,
Үлсәң дә кирәк акча.
Бик яратмас та идем,
Пенсиям булса бер букча.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3