
Оныклар үсә
Ике онык – ике малай
Икесе дә шук, малай.
Актармаганнары юк,
Кемгә охшап икән алай?
Алар булган урында
Күренә Курган Мамай.
Бирешеп тормый эне,
Җиңдерми генә бит агай.
Читтән күзәтәм шулай:
Бернигә дә тынгы юк.
Куркышыннан песи улай,
Аларга бар эш кулай.
Әле эт булып өрә,
Әле ат булып җилә.
Идәнне он-көл итә,
Өйнең өсте аска килә.
Артларыннан өлгерермен
Димә тәртипкә салып,
Куйсаң да өскә алып,
Бетәсең арып талып.
Гөл-яфрак дер калтырый,
Оныкларымны күрсә.
Туасы көнгә ямь өстәп,
Алар аунап, уйнап үсә.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
22.12.14.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев