Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Җебегән.
2 бүлек
Тормышта бит, ничек, иң беренче, егет кызның күңелен яулап алырга тырыша, бүләкләр бирә, сөйгәненә тәкъдим ясый. Ә монда, киресенчә, Рәшидә тырышлыгы белән Мансур Рәшидәнең күңелен яулап алды. Аның өчен Рәшидәгә үзенең бөтен хатын-кызга хас булган җиңелчә тәккәберлеген, чирек ярым горурлыгын, күңеленең эчкерсез сафлыгын, матурлыгын, сихри дулкынлануларын эшкә җигәргә туры килде. Мансур биреште. "Чык миңа кияүгә!" - дигән сүзе Рәшидәгә тырышуларының йомгагы булып яңгырады.
Туй гөрләп узды. Кичке табыннан соң, яшьләр Маһинурның өендә калдылар. Маһинур, килен төшерү шатлыгыннан, бүген күршеләрдә кунып калырга да риза иде. Бер тапкыр да егетләрдән үптермәгән, кочакларында булмаган Рәшидә зөфәф кичендә каушап калды. Шул ук хисне Мансур да кичерде. Утызны куып барса да, хатын-кыз затын татып карамаган ир, югалып калды. Рәшидә, сүз булмаса сүз булсын, дигән сыман, ничә сәгать кенә үзенең гомерлек юлдашына әйләнгән иренә әйтеп куйды:
- Туй чынлап та матур узды!
Мансур бу вакытта үзенең эчке дөньясы белән көрәш алып бара иде.
Зиһене, ни эшләргә кирәклекне искәртеп, ирне үзенә буйсындырды. Рәшидәгә сүзне дәвам итәргә бирми, аның кайнар иреннәренә үрелде... Мансур үзендә ниндидер көчнең чамадан тыш артып китүен сизде, тик үзен туктатырлык хәлдә түгел иде. Ярсуы, шашуы, яратуы, назлавы - барысы бергә кушылды. Рәшидәнең кычкырып куюы, ирне бераз ычкындырса да, ирлек дәрәҗәсенең югары ноктасына үрләве бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел иде. Ул ир! Чын ир! Хатынын саф килеш яулап алган ир!
Шуңа да ярата ул Рәшидәсен. Тавыш чыгаруы гына, кушамат тагып эндәшүе генә бераз ачуны китерә. Алай да түзәрлек. Тавыш беткәндер инде, диеп, өйгә кереп китте. Өйдә тынычлык. Рәшидә дә ниндидер көй көйләп, бәйләменә утырган. Алдагы салкын кышлар хәзер килеп җитәр, җылы бияләй-оекбашсыз кыш чыгуны күз алдына да китерерлек түгел. Сөяк җылы ярата, олыгайгач, кул-аяклар сызлауга түзәр әмәл юк. Менә шунда алар кирәк тә инде бу бияләйләр, оекбашлар. Хәстәрли Рәшидә барысын да. Оныкларына да бәйләргә вакытын да, җебен дә таба. Кайчандыр Маһира түти оныкларын җылыдан өзми иде, хәзер Рәшидә кайгырта аларны. Кайнасы да Рәшидә өчен яхшы булды бит. Инәле-кызлы кебек чөкердәшеп кенә яшәделәр. Кайна киленгә карата мәрхәмәтле булуны беркайчан да исеннән чыгармады. "Кемнеңдер газиз баласы ул, аны җәберләү, рәнҗетү - зур гонаһ", - дип уйлый торган иде һәрвакыт. Ә Рәшидә иренең әнисе булган өчен, акыллы ул үстергән өчен кайнасына хөрмәт белән карарга өйрәнде, иренә булган мәхәббәте аның әнисенә дә күчте. Бәхетләренә кызыгучылар да, көнләшүчеләр дә булгандыр арада, әмма Рәшидә дилбегәне кулында оста тота белгәч, араларына хәтта тузан да очып керми иде. Шулай да бер көн күршесе, йөрәгенә тоз салып чыгып китте:
- Ирең Сәлимә белән чуала!
- Кит лә булмас! Юкны сөйләп йөремә!
- Ышанмыйсыңмы? Ышанма! Ышанма! Шулай дип әйтерсең дип уйлаган идем инде.
Юк, исәр хатын түгел бит ул, тиктомалга иренең йөзенә ябешергә. Не пойман - не вор, диләр урыслар. Үз күзләре белән күргәч кенә, ышаныр, бәлки.
Сынады. Тикшерде ирен. Әмма көнләшерлек бер ни дә тапмады.
Тавыш чыгарырга яратмаган, тотрыклы хәлдә дә үзен вакытында кулга алган Рәшидә кызып китүчәнгә әйләнде. Бу халәтен үзе дә аңлата алмый Кушаматлап тиргәү көндәлек әрләшүенә әйләнде. Кайнасы исән булганда, икәү киңәшләшеп, чыгу юлларын эзләп табалар иде. Аның вафатыннан соң кем белән дә киңәшләшергә, эчен бушатырга кешесе калмады. Матур киңәш-ярдәмнәре белән әнисе дә бик булыша иде дә бит. Ул да инде күптән гүр иясе. Иренә сөйләр иде, белсә дә , җавабын әйтмәс. Балаларыннан киңәш сорамас бит инде. Алар үзләре киңәш артыннан кайталар. Киленнәре дә менә дигән, аллаһыга шөкер, уллары белән җырлап гомер итәләр. Тормышларына беркайчан да кысылмады балаларының Рәшидә. Үз җайлары белән яши бирсеннәр. Тормышларына кысылып, дөньяларын челпәрәмә китерсә, "Ана" исемен күтәреп тә йөрми ул! Интегеп-җәфаланыап тапкан улларын бәхетсез булсын үстергәнмени ул? Әнә каршы як күршеләре нәрсә генә кыланып бетмәделәр. Йөгереп йөргән җирләреннән киленнәре үлеп китте. Ике ятим кызга өч елдан соң уллары яңа "әни" алып кайтып бирде. Киленне ошатмадылар, әлбиттә. Башка да чыгып карадылар тегеләре. югыйсә. Бөтен бәхетсезлекнең башы балалар карарга бирелгән пенсия акчасы иде. Мескен киленнең яшәрлеген калдырмадылар: "Балалар пенсиясенә яшәп ятасың! Алар акчасына кредит түлисең!" Тагын әллә ниләр, әллә ниләр. Үзләренең ике уртак уллары да бар. Алары пенсияле балалар алдында бөтенләй күзгә чалынмый. Ул балалар юк дәрәҗәсендә. Күзгә чаланыр иде, аларга керә торган акча юк! Плитә кырында иртәле-кичле ашарга пешерүләр, һәрберсенең холыгына тешеңне кысып түзүләр, өс киемнәрен алу, юу, уку әсбапларын алу, вакыт табып назлау, иркәләү, барысына да тигез мөгаләмәдә булу, үзен көзгедән карарга да оныткан киленнең язмышы турында берәр тапкыр уйлап караганнары булдымы икән? Юктыр! Юк! Аптырагач, килен кайтып китеп тә карады. Ире эчкечегә сабышкач, тагын барып алдылар үзен. Балалар хакына кире кайтты. Соңга табан иренә дә барып җитте, ахырысы, гаиләсен төяп, бөтенләй чит шәһәргә күченеп киттеләр. Балаларныа барырыга аралары ерак, үзләре кайтырга бик атлыгып бармыйлар. Менә шундый тормыш теләсенме ана кеше үз баласына? Әнә хәзер ялан кебек өйләрендә үзләре генә. Зарланалар. Кемгә зарланалар? Үзләренәме? Балаларынамы? Ах та ух килеп, мал карарга чыгып китәләр. Киленнәренең кадерен белсәләр, бүгенге көндә табын түрендә генә утырырлар иде. Менә пенсия нишләтте? Яшәсеннәр иде үзләренчә . Нинди акча булса да, бер казанга төшә бит ул, ә шул бер казаннан барысы да ашый , шул казан аларны киендерә, шул казан тормышның барлык кирәк-ярагын хәстә

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8